Советлар Союзы Коммунистик Партиясе яки Советлар Берлеге Коммунистик Фиркасе (tat.lat. Sovetlar Berlege kommunistik firqäse(үле сылтама), рус. Коммунистическая партия Советского Союза, КПСС, сөйләү телендә — па́ртия) — Совет Социалистик Җөмһүриятләр Берлегендә хакимлек итүче фирка, 1920-еллардан 1990 елга кадәр — СССРның бердәнбер фиркасе. Хакимлек итүгә монополия хокукына ия булган, шул статус СССР конституцияләрендә[1][2] беркетелә. Фирканең генерали секретаре Совет дәүләтенең Илбашы булып торган.
Советлар Берлеге Коммунистик Фиркасе | |
Лидер: |
СБКФ ҮК Генераль (беренче) сәркәтибе |
---|---|
Нигезләү датасы | |
Таратылу датасы | |
Штаб фатиры |
Мәскәү, Иске мәйдан, 4 |
Идеология: | |
Яшьләр оешмасы: |
Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге |
Әгъзалар саны: |
19 487 822 кеше (1989) |
Шигарь: | |
Гимн: | |
Матбугат чарасы |
1991 елның 6 ноябрендә таратыла.
Тарих
Фирка 1898 елда берничә социал-демократик һәм марксистик түгәрәкләр нигезендә оештырыла. Россия социал-демократик эшчеләр фиркасенең оештыру съезды Минскида 1898 елның 13—15 мартында үткәрелә.
1917 елда Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе курамыннан Россия социал-демократик эшчеләр (бәлшәвикләр) фиркасе аерылып чыга. 1918 елдан — Россия коммунистик (большевистик) фиркасе, 1925 елдан — Бөтенсоюз коммунистик (большевистик) фиркасе, 1952 елдан — Советлар Берлеге коммунистик фиркасе.
1991 елның 23 августында РСФСР җирендәге СБКФ эшчәнлеге туктатыла, аның милеге конфискацияләнә.[3] 1991 елның 6 ноябрендә РСФСР Президенты указы буенча тыела һәм таратыла.[4]
Әгъзалар саны
Генераль (беренче) сәркатипләре
1922–1953 | Йосыф Сталин |
1953 | Георгий Маленков |
1953–1964 | Никита Хрущёв |
1964–1982 | Леонид Брежнев |
1982–1984 | Юрий Андропов |
1984–1985 | Константин Черненко |
1985–1991 | Михаил Горбачёв |
1991 | Владимир Ивашко (в. б.) |
Галерея
- Фирка әгъзасы билеты
- СБКП ҮК бинасы
- СБКП Татарстан обкомының беренче секретаре таныклыгы
Моны да карагыз
- Россия Федерациясе коммунистик фиркасе
- Большевизм
- «Фирка алтыны»
- Правда
Искәрмәләр
Wikiwand in your browser!
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.