From Wikipedia, the free encyclopedia
Аюлар (лат. Ursus) — ерткычлар отрядына керүче имезүчеләр ыругы.
Аюлар | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Ursus L., 1758[1][2][3][…] |
Таксономик ранг | ыру[1][2][3] |
Югарырак таксон | Ursinae[d][1][2] |
Коллаж | |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Библейская энциклопедия архимандрита Никифора[d], В. Дальнең аңлатмалы сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d] һәм Еврейская энциклопедия Брокгауза и Ефрона, 1906—1913[d] |
Башлану вакыты | 5333 тысячелетие до н. э. |
Палеонтологик мәгълүматларга күрә, аюлар ыругы 5—6 миллион ел элек барлыкка килде. Беренче вәкиле дип Франция территориясендә табылган сөякләре нигезендә чагыштырмача кечкенә Ursus minimus аюсы санала. Хәзер яши бирүче дүрт төре дә, берничә юкка чыкканнары да (мәсәлән мәгарә аюсы Ursus spelaeus) — 2-1 миллион ел элек яшәгән этруск аюсы (Ursus etruscus) торуннары.
Иң яш төре — якынча 200 000 ел элек көрән аюлардан аерылып чыккан ак аю булып тора.
Озынлыгы: 1,3—2 м (ак түшле аю), 1,5—1,8 м (кара аю), 1,2—3 м (төрле соры (көрән) аюлары астөрләре), 1,6—3 м (ак аю). Ак аюның авырлыгы 800 кг-га, соры аюның кадьяк астөренең — 750 кг кадәргә җитә. Хромосомаларның диплоид саны 74.[4]
Төньяк Америка, Аурупаның төньягы һәм Азия.
Хәзерге көндә ыругка 4 төр һәм берничә дистә астөр керә - элегрәк кайбер галимнәр аларны да аерым төр дип санаганнар иде (78 төргә кадәр).[4]
Барибал, көрән һәм ак аюлары арасындагы җенси якынлыктан гибридлар туа.
* — элек гризли соры аюның астөре түгел, аерым төр дип белдерелгән иде. Әлегә гризли статусы (аерым төрме, астөрме) бәхәсле кала.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.