From Wikipedia, the free encyclopedia
А́нна Па́вловна (Матве́евна) Па́влова (31 гыйнвар [12 февраль] 1881 — 23 гыйнвар 1931}}) — Рәсәй балет артисткасы, Мариин театрының прима-балеринасы (1906—1913), XX гасыр иң бөек балериналарының берсе. Беренче дөнья сугышы башлангач, Бөекбританияга күченә. Үз труппасы белән бөтендөнья буйлап 40-тан ашу илдә гастролдә була, кайсы берләрендә балет сәнгате белән башлангыч таныштыручы дип атыйлар. Анна Павлова гастрольләре бөтен дөньяда рус балетының данын арттыра. Балерина башкарган «Үлеп барган аккош» хореографик парча - монологы (Сен-Санс «Умирающий лебедь») рус балет мәктәбенең югары эталоннарның берсенә әверелә
Анна Павлова | |
---|---|
Туган телдә исем | рус. Анна Павловна (Матвеевна) Павлова |
Туган | 12 февраль 1881[1][2] яки 31 гыйнвар (12 февраль) 1881[2] Санкт-Петербург, Россия империясе[3] |
Үлгән | 23 гыйнвар 1931[3][1][4][…] (49 яшь) Һааг, Нидерланд[3] |
Үлем сәбәбе | ашказаны асты бизе яман шеше[d] |
Күмү урыны | Голдерс-Грин[d][5] |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Әлма-матер | Рус балеты академиясе |
Һөнәре | балет артисты, хореограф, мөхәррир, актёр немого кино |
Җефет | Дандре, Виктор Эмильевич[d] |
Анна Павлова Петербургта 1881 елның 31 гыйнварында (12 февральдә) туган, документлары буенча аның әтисе - Матвей Павлович Павлов[6], хәрби хезмәтен тәмамлаган караим милләтле сугышчы, әнисе - Любовь Федоровна Павлова. Анна «Павловна»- артислар арасында кулланылган псевдоним.
Павловлар гаиләсе Санкт-Петербург янындагы Лигово касабасында яши. Кече Анна «Йокыга талган сылу» балетын күргәннән соң балерина булырга хыяллана башлый.
Ун яшьтә ул Император театр училищесына укырга керә.
Павловага кордебалетта биергә тура килми, аңа баштан ук классик балетларда бик җаваплы партияләрне ышанып тапшыралар. Император театрлары сәхнәсендә аның башлангыч чыгышы 1899 елның 19 сентябрендә була[7].
1906 елда Павлова балерина исемен ала. Бу чорда М. И. Петипа аны М.Кшесинская, О.Преображенская, К.Караватлар белән беррәттән иң яхшы балериналарның берсе дип атый.[8].
Михаил Фокин белән хезмәттәшлек итә. Театр училищесында ук Павловадан бер курс алдарак укыган булачак күренекле артист һәм хореограф Михаил Фокин белән бергә чыгыш ясый.Павлова Фокинның бик күп әсәрләренең премьерасында катнаша [9].
Дягилевның Париждагы Рус сезоннарында катнашу актрисага дөнья кимәлендә дан китерә[10].
Гомеренең соңгы елларында Анна Матвеевна туган иленә кайтырга тели,тик бу теләге тормышка ашмый кала.
Гаага да гастроль вакытында Павлова ягылмаган залда репетиция вакытында салкын тидереп, пневмония чиреннән 1931 елның 23 гыйнварында вафат була. Биографлары әйтүенчә, актрисаның соңгы сүзе: «Минем аккош киемен әзерләгез!».Анна Павлованың урнасы Голдерс-Грин крематорие колумбарийында(Лондон) саклана.
Анна Павлова турында бик күп язмалар саклана. Белгечләр фикеренчә, балерина бик матур холыклы, итәгатле кеше була. Бейеүе башкалардан нәзәкәтлелеге, йомшаклыгы, романтик хискә бай булуы белән аерыла. [11][12].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.