From Wikipedia, the free encyclopedia
Альта Хаҗи кызы Мәхмүтова (рус. Махмутова Альта Хазеевна) (туг. 9 июнь 1937, Бәзәкә) – тарихчы, Казан (Идел буе) федераль университеты укытучысы. Татар җәмгыятендә хатын-кызлар хокуклары өчен көрәшүче, татар мәгърифәтчесе, мәгариф тарихы белгече.
Альта Мәхмүтова | |
---|---|
Туган телдә исем | Альта Хаҗи кызы Мәхмүтова |
Туган | 9 июнь 1937 ССРБ, РСФСР, ТАССР, Бондюг районы, Бәзәкә |
Үлгән | 10 апрель 2021 (83 яшь) Казан |
Яшәгән урын | Галиев урамы[d] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Һөнәре | тарихчы, университет укытучысы |
Бүләк һәм премияләре | Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге премия |
1937 елның 9 июнендә ТАССРның Бондюг (1963 елдан Алабуга, 1985 елдан Менделеевск) районы Бәзәкә авылында туа. 1956-1965 елда Казан университетында укый. 1967–2010 елларда Альта Мәхмүтова Казан университетында укытучы, доцент була. 1971 елда «Борьба за женское образование у татар (90-е годы XIX века – 1917 год)» ( «Татарларда хатын-кыз белеме өчен көрәш (XIX гасырның 90 нчы еллары-1917 ел)») дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. 2010 елның сентябреннән пенсиядә.
Альта Хаҗи Кызы киң җәмәгатьчелеккә XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башында татар тарихының мөһим һәм катлаулы битләрен яктырткан галим буларак яхшы билгеле. Хезмәтләре революциягә кадәрге татар мәктәпләре, җәдитчелек, хатын-кызлар хәрәкәте, патша хөкүмәтенең милли сәясәте тарихы мәсьәләләренә карый. Альта Мәхмүтова — тугыз китап һәм фәнни җыентыкларда, журналларда басылган күпсанлы мәкаләләр авторы. «Лишь тебе, народ, служенье» ( «Сиңа гына, халык, хезмәтем») китабы өчен Альта Хаҗи кызына Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге премиясе бирелә.[1]
Альта Мәхмүтова татар гендер тарихы буенча иң зур белгеч булып санала. Ул Татарстан тарихчылары арасында микротарих өлкәсендә беренче тикшерүчеләрнең берсе. [2]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.