филология фәннәре докторы From Wikipedia, the free encyclopedia
Алсу Шәрипова, Алсу Сәмигулла кызы Шәрипова (1980 елның 29 июне, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Балык Бистәсе районы, Таулар) ― мәгариф хезмәткәре, филология фәннәре докторы (2023)[1], 2021 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының инновацион эшчәнлек һәм тышкы элемтәләр буенча урынбасары.
Алсу Шәрипова | |
---|---|
Туган телдә исем | Алсу Сәмигулла кызы Шәрипова |
Туган | 29 июнь 1980 (43 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Таулар |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Һөнәре | филолог |
Сайт | Алсу Шарипова |
1980 елның 29 июнендә [2] Татарстан АССР Балык Бистәсе районы Таулар авылында укытучы гаиләсендә туган. Балык Бистәсе районы Шомырбаш мәктәбен, [3] Казан дәүләт педагогика университетының татар филологиясе факультетын (2002), Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында аспирантура (2005) тәмамлаган.
2007 елда «Юныс Әминов драматургиясендә әхлак-этика концепциясе» (рус. Морально-этическая концепция в драматургии Юнуса Аминова) темасына кандидатлык (фәнни җитәкчесе ― профессор А. Г. Әхмәдуллин)[4], 2022 елда «XX ― XXI гасыр башы татар драматургиясе: инвариант һәм аның тарихи трансформациясе» (рус. Татарская драматургия XX ― начала XXI в.: инвариант и его исторические трансформации) темасына докторлык (фәнни белгечлек 10.01.02 – Россия Федерациясе халыклары әдәбияты (татар әдәбияты)) [5] [6] диссертацияләре яклаган.
2002―2007 елларда ― Казан шәһәренең 6нчы һәм 5нче лицейларында татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
2007―2013 елларда ― Казан шәһәре мәгариф идарәсенең Вахитов һәм Идел буе районнары буенча бүлегендә баш белгеч, мөдир урынбасары.
2011―2014 елларда Югары икътисад мәктәбе милли-тикшеренү университетында (Мәскәү) магистратурада белем ала.
2013―2017 елларда ― Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы милли мәгариф бүлеге җитәкчесе. [7]
2017―2021 елларда ― Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты гыйльми сәркатибе.
2021 елдан ― Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының инновацион эшчәнлек һәм тышкы элемтәләр буенча урынбасары.[2]
Татар әдәбияты тарихы; әдәбият теориясе; татар драматургиясе.[2]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.