Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Гәрәев Алмаз Әлфир улы - Татарстанның атказанган артисты (2021)
Алмаз Гәрәев | |
---|---|
Туган | 16 сентябрь 1987 (37 яшь) Татарстанның Тукай районы Мусабай авылы |
Милләт | татар |
Җефет | Камал театры артисты Алинә Мөдәррисова |
Балалар | кызы Зөбәйдә |
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның атказанган артисты |
Гәрәев Алмаз Әлфир улы 1987 елның 16 сентябрендә Татарстанның Тукай районы Мусабай авылында туа. 2008 елда Казан мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген тәмамлый һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый. Төрле характердагы образлар иҗат итүче киң диапазонлы артист. 2014 елны ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Театрдан кала, ул “Татарстан–Яңа гасыр” каналында “Манзара” тапшыруын алып бара.
Хатыны – шулай ук Камал театры артисты Алинә Мөдәррисова белән Зөбәйдә исемле кыз үстерәләр.
* Җаграп – “Гөргөри кияүләре” * Рәфис – “Дуслар җыелган җирдә” * Шәкүр – “Диләфрүз - Remake” * Эльбрус – “Мулла” (Т.Миңнуллин) * Рудольф – “Бәби * Илдус – “Мәхәббәт FM” (И.Зәйниев) * Славик – “Зөбәйдә адәм баласы” (Ш.Хөсәенов) * Валер – “Тартюф” (Ж.-Б.Мольер) * Поццо – “Годо” (С.Беккет) * Дус кызының ире – “Җәйнең бер көнендә” (Й.Фоссе) * Исмәгыйль – “Галиябану” (М.Фәйзи) * Раян – “Хафалы биюләр” (С.Юзеев) * Нияз – “Җилкәнсезләр” (К.Тинчурин) һ.б.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.