From Wikipedia, the free encyclopedia
Александр Серафим улы Серафимович (чын фамилясе — Попов) — рус совет язучысы, беренче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты.
Александр Серафимович | |
---|---|
Туган телдә исем | Александр Серафим улы Попов |
Туган | 19 гыйнвар 1863 Нижнекурмоярская, Дон гаскәре өлкәсе, Русия империясе |
Үлгән | 19 гыйнвар 1949 (86 яшь) Мәскәү, РСФСР, ССРБ |
Күмү урыны | Новодевичье зираты[d] |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Әлма-матер | Санкт-Петербург дәүләт университеты |
Һөнәре | язучы, шагыйрь, прозачы |
Эш бирүче | Санкт-Петербург дәүләт университеты |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Бүләк һәм премияләре | I дәрәҗә Сталин премиясе, Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Хөрмәт Билгесе ордены |
Александр Серафимович 1863 елның 7 (19) гыйнварында Нижнекурмоярская станицасында (хәзер Ростов өлкәсенең Цимлянск районына карый) полк казначысы, Дон гаскәре есаулы гаиләсендә туган.[1]
1883 елда Петербург университетының физик-математик факультетына укырга килгән; революцион студенлары арасында ул марксизм идеяләре белән танышты. инкыйлаби хәрәкәтендә һәм Александр III-ны үтермәкче булу сәбәпле Попов өч елга Архангельск губернасына сөргенгә җибәрелә. Анда ул Серафимович псевдонимы астында беренче хикәяне яза.
1890—1892 елларда Усть-Медведицкаяда, 1892—1902 елларда — Новочеркасскида яши, 1902 елда Мәскәүгә күчеп киткән.
Беренче бөтендөнья сугышы вакытында «Русские ведомости» гәзитендә фронт корреспонденты булып эшли. 1918 елда бәлшәвикләр фикасенә керә.
1926—1929 елларда — «Октябрь» журналының баш редакторы. 1934 елда ССРБ язучылар берлегенең идарә президиумына сайланыла.
1949 елның 19 гыйнварында вафат булган. Мәскәүнең Новодевичье зиратында күмелгән.
Серафимович исемен Волгоград өлкәсендәге шәһәр, Волгоград дәүләт педагогика университеты йөртә. Шуның өстәвенә, Серафимович хөрмәтенә аталган урамнар да бар (Казан (Авиатөзелеш районы), Мәскәү, Белгород, Воронеж, һ.б.)
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.