From Wikipedia, the free encyclopedia
А́лан Си́дни Па́трик Ри́кман (ингл. Alan Sidney Patrick Rickman; 1946 елның 21 февралендә туды) — британия театр һәм кино актеры.
Алан Рикман | |
---|---|
Туган телдә исем | Alan Sidney Patrick Rickman |
Туган | 21 февраль 1946[1][2][3][…] Актон[d], Бөекбритания |
Үлгән | 14 гыйнвар 2016[4][5][1][…] (69 яшь) Лондон, Бөекбритания[6] |
Үлем сәбәбе | ашказаны асты бизе яман шеше[d][7] |
Яшәгән урын | Һаммерсмит[d] |
Милләт | инглиз |
Ватандашлыгы | Бөекбритания |
Әлма-матер | Челси сәнгать һәм дизайн көллияте[d], Кыйрал драматик сынлы сәнгать академиясе[d][8], Латимер югары мәктәбе[d][9], Кыйрал сынлы сәнгать мәктәбе[d] һәм Derwentwater Primary School[d] |
Һөнәре | актер, режиссер, сценарист |
Сәяси фирка | Бөекбританиянең Лейбористлар фиркасе |
Җефет | Рима Хортон |
Алан Рикман 1946 елда Лондонда туа. Актерлык сәнгатенә ул соң керешә, 26 яшендә дизайнер белгечлегеннән драматик сәнгать академиясенә күчә. Башта Шекспир, Чехов, Миллер әсәрләрендә күп уйный. 1980нче еллар башында британ телевидениесендә күренә башлый.
Кино өлкәсенә исә Рикман тагын да соңрак, 40 яшь тулгач кереп китә һәм шундук дөньякүләм танылу казана. "Баш бирмәс" фильмында ул мөлаем Һанс Грубер ролен башкара һәм шуннан соң Һолливудта барлык террорчылар аның мисалында уйный башлый. Бу роль Рикманга шактый күп тәкъдимнәр китерә. Ул "Робинд Һуд: караклар шәһзадәсе" фильмында Ноттингем шерифы, "Гакыл һәм хисләр"дә полковник Брэндон, "Галактиканы эзләгәндә" киносында Александр Дэйн, "Догма"да Метатрон рольләрен башкара. Распутин роле өчен ул "Алтын глобус" һәм "Эмми" бүләкләре ала.
Тамашачыларның чын яратуына актер Гарри Поттер фильмнары аша ирешә. Бу фильмда аңа профессор Северус Снейп роле бирелә һәм ул аны оста башкара. Башта таләпчән, гаделсез һәм тәкәббер булып күренеп, беренче фильмнарда ул иң явыз персонажларның берсе була. Тик соңрак аның яшерен изге гамәлләре билгеле булып, ул каһарманга әйләнә. Рикман башкаруында бу роль фильмны бизәп тора, аңа ниндидер үзенчәлек өсти.
Соңгы тормыш елларда да Алан Рикман экраннарда еш күренде. "Чын мәхәббәт", "Парфюмер", "Кар бәлеше" кебек фильмнарда аны күп кеше таныган. Аның Тим Бертон белән дә хезмәттәшлеге актив булган, мисал өчен, "Суини Тодд" фильмында ул явыз хөкемдар ролен уңышлы башкара. "Алиса могҗизалар илендә" фильмында күбәләк корты аның тавышы белән сөйләшә.
Алан Рикман 2016 елның 14 гыйнварында Лондонда вафат була.
Иң популяр фильмнар:
Ел | Татар исеме | Оригиналь исем | Сурәт |
---|---|---|---|
1991 | «Робин Гуд, караклар принцы» | Robin Hood: Prince of Thieves | Ноттингем шерифы |
«Гарри Поттер һәм фәлсәфә ташы» | Harry Potter and the Philosopher’s Stone | Северус Снегг | |
2002 ел | «Гарри Поттер һәм Яшерен зал» | Harry Potter and the Chamber of Secrets' | Северус Снегг |
2004 | «Гарри Поттер һәм Азкабан качкыны» | Harry Potter and the Prisoner of Azkaban | Северус Снегг |
2005 | «Гарри Поттер һәм Ут кубогы» | Harry Potter and the Goblet of Fire | Северус Снегг |
2006 | «Парфюмер: Бер җинаятьче тарихы» | Perfume: The Story of a Murderer | Антуан Риши |
2007 | «Гарри Поттер һәм Феникс ордены» | Harry Potter and the Order of the Phoenix | Северус Снегг |
«Суини Тодд» | Sweeney Todd: The Demon Barber of Fleet Street | Тёрпин хәкиме | |
2009 | «Гарри Поттер һәм катнаш канлы шаһзадә» | Harry Potter and the Half-Blood Prince | Северус Снегг |
2010 | «Алиса могҗизалар дөньясында» | Alice in Wonderland | Гусеница? |
«Гарри Поттер һәм Әҗәл бүләкләре: I өлеш» | Harry Potter and the Deathly Hallows: Part I | Северус Снегг | |
2011 | «Гарри Поттер һәм Әҗәл бүләкләре: II өлеш» | Harry Potter and the Deathly Hallows: part II | Северус Снегг |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.