From Wikipedia, the free encyclopedia
Акчуриннар — Россия империясенең Сембер һәм Самар губерналары мөселманнарының мәдәни, дини һәм сәяси тормышында сизелерлек эз калдырган сәүдәгәрләр, җәмәгать эшлеклеләре һәм химаячеләр нәсел-ыруы.
Акчуриннар |
Татар кенәзләре (морзалары) булган Акчуриннар нәселе XV гасырдан билгеле. Нәсел башы Акчура Адаш (XV гасырның II яртысы – XVI гасырның уртасы) 1509 елда рус патшасына хезмәткә күчкән. Яхшы хезмәте өчен патша Иван IV хәзерге Мордовиягә керүче җирләрне биргән. Сембер сәүдәгәрләре һәм эшмәкәрләре Акчуриннар шушы нәселдән килә дип исәпләнелә.
Сафа (Шәфи?) Акчурин (XVIII гасырның II яртысы – XIX гасыр башы), Акчуриннар нәселенә нигез салучы, дәүләт керәстияннарыннан чыккан сәүдәгәр. Сәүдә, халыктан йон сатып алып, постау мануфактураларына тапшыру белән шөгыльләнә.
2019 елның 28 июнендә Сембер шәһәренең Федерация урамы, 33нче йорт (1931 елга кадәр Тарихи мәчет, хәзер «Прозрение» клиникасы) диварында сәүдәгәр Акчуриннарга истәлекле такта куелган. Шул ук бинада Акчуриннар музее оештыру планлаштырыла. Тантанада Сембер өлкәсенең 2005-2021 еллардагы губернаторы Сергей Морозов катнашкан [1].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.