Remove ads
Татарстанның көньяк-көнчыгышында Эстәрле елгасы буенда урнашкан шәһәр (1987), Азнакай районының үзәге From Wikipedia, the free encyclopedia
Азнакай (лат. тат. Aznaqay, рус. Азнакаево) — Татарстанның көньяк-көнчыгышында Эстәрле елгасы буенда урнашкан шәһәр (1987), Азнакай районының үзәге.
Азнакай | |
рус. Азнакаево | |
Байрак | Илтамга |
Нигезләнү датасы | 1762 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Азнакай районы һәм Азнакаево[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Азнакай районы |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Халык саны | 34 750 (2021)[1] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 180 метр |
Мәйдан | 15 км²[2] |
Почта индексы | 423330–423333 һәм 423303 |
Рәсми веб-сайт | aznakayevo.tatar.ru |
Җирле телефон коды | 85592 |
Азнакай Викиҗыентыкта |
Ютазы тимер юл станциясенән 34 км төньяк-көнбатышта урнашкан (Сембер — Уфа юнәлеше). Казанга чаклы — 376 км. Мәйданы — 15,3 км². Халык саны — 34 700 кеше (2016 ел). Татарлар — 85,4 %, руслар — 11,9 % (1989).
Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында урнашкан. Азнакай янында Чатыр тау (324 метр) урнашкан. Анда "Кызыл китап"ка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар күп.
Азнакай — нефть сәнәгате шәһәре («Азнакаевскнефть» НГДУы, "Нефтемаш", "Перекрыватель"). Моннан тыш УАЗ автомобильләрен ремонтлау, май заводлары, икмәк комбинаты, типография; энергетика, авыл хуҗалыгы техникасы, тегү сәнәгате һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре бар. Төбәк тарихын өйрәнү музее, район мәдәният йорты, 6 китапханә, үзәк һәм балалар хастаханәләре эшли [3].
1859 елгы мәгълүматларга караганда, Азнакайда бер мәчет, 1889 елда ике мәчет була. ХХ гасыр башында волость идарәсе, земство станы урнаша. 4 су тегермәне эшли[3]. 1920 елга кадәр Азнакай Самара губернасы Бөгелмә өязенең Азнакай волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында, 1930 елның 1 августыннан Тымытык районында. 1931 елның 30 октябреннән - Азнакай районы үзәге.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.