From Wikipedia, the free encyclopedia
Азат Магазов (Азат Шәехҗан улы Магазов) – Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар язучысы, полковник (1973). БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1993).
Азат Магазов Азат Магазов | |
---|---|
Азат Магазов | |
Тугач бирелгән исеме: | Азат Шәехҗан улы Магазов |
Туу датасы: | 17 декабрь 1926 |
Туу урыны: | Миякә районы, Баязит авылы |
Үлем датасы: | 13 декабрь 2015 (88 яшь) |
Үлем урыны: | Уфа |
Ватандашлык: | РСФСР→ ССРБ→ Россия |
Эшчәнлек төре: | язучы |
Иҗат итү еллары: | 1975-2015 |
Юнәлеш: | проза |
Жанр: | роман, повесть, хикәя |
Иҗат итү теле: | татар теле, рус теле, башкорт теле |
Дебют: | «Шоңкар юлы» (1975) |
Премияләр: | Мифтахетдин Акмулла премиясе (1997) |
Бүләкләр: |
1926 елның 17 декабрендә БАССР Бәләбәй кантуны (хәзерге Миякә районы) Баязит авылында туган. Җилдәр урта мәктәбен (1943), Харьков хәрби авиация училищесын (1951), Харьков педагогия институтын (1953) тәмамлый. 1943-1972 елларда Совет Армиясендә.
Орск шәһәрендә авиация белгечләре әзерли торган хәрби мәктәптә укый. Аннары 947 нче Севастополь штурм-авиация полкы составында данлыклы «Ил-2» самолётларын хәрби заданиеләргә әзерли, һөҗүмче авиаполк составында Балтика буенда яу кырында сугышта катнаша. Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән.
Сугыш беткәч, хәрби авиация училищесына озаталар. Анда ул авиация штурманы һөнәрен үзләштерә. Утыз елга якын хәрби хезмәттә була. 1951 елдан Харьковта хәрби авиация штурманнары укуханәсендә эшли: курсантларның штурман-инструкторы, хәрби-һава көчләренең сәяси бүлегендә инструктор була. Совет Армиясенең Алманиядәге төркемендә (1965-1972) хезмәтен дәвам итә. 1972 елда хәрби хезмәтен туктата. Уфада тынычлыкны яклау комитеты рәисе (1981 елдан) була.[1] БР ветераннары комитеты президиумы әгъзасы.[2]
Отставкадагы авиация полковнигы, билгеле язучы, Бөек Ватан сугышында катнашучы Азат Магазов 2015 елның 13 декабрендә 89 нчы яшендә каты авырудан соң вафат булды[3][4].
Сугыш чорында «Алга, дошман өстенә!», «Суворовчы» исемле фронт газеталарында очерклар, хикәяләр бастыра. 1944 елның 17 декабрендә (туган көненә бүләк ясагандай) «Совет Башкортстаны» газетасында «Фронтовиклар иҗаты» дигән баш астында «Егет» дигән шигыре басылып чыккан. «Дороги лётные» дигән беренче повесте 1970 елда «Советский патриот» газетасының җиде санында басыла. Бер елдан соң хәрбиләр тормышын яктыртучы «Оставляем сердце на земле» дигән икенче әсәре дөнья күрә. «Агыйдел» журналында Хәсән Назар «Шоңкар юлы» дип тәрҗемә итеп бастыра.[5]
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1973)
Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.