Агиш Гыйрфан
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Агиш Гыйрфан (псевдоним, чын исеме Агиш Шәех улы Гыйрфанов, баш. Агиш Ғирфан, Агиш Шәйех улы Ғирфанов) – язучы, журналист. БАССР (1978) һәм РСФСР (1988) атказанган мәдәният хезмәткәре.
Remove ads
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1928 елның 14 апрелендә БАССР Мәсәгуть кантоны (хәзерге Салават районы) Тәйми (Таймый, Атау) авылында туган. Язучы Һади Сәгъдинең һәм әдәбият галиме Габдрахман Сәгъдинең якын туганы.[2]
1942-1945 елларда Мәсәгуть педагогика укуханәсендә укый.
1950 елда Уфа педагогия институтын тәмамлый.
1950-1951 елларда Учалы районы Наурыз мәктәбендә укыта.
1951-1954 елларда хәрби хезмәттә.
1954-1959 елларда Әбҗәлил районында Таштимер мәктәбе директоры.
1959-1964, 1984-1989 елларда «Һәнәк»(Сәнәк) журналында бүлек мөдире, радио комитетында балалар өчен тапшырулар мөхәррире.
1966-1984 елларда китап нәшриятында матур әдәбият мөхәрририяте мөдире.[3]
Remove ads
Иҗаты


1950 елларда журналистика аша әдәбиятка килә, үзенчәлекле прозаик булып таныла. «Һәнәк» (Сәнәк) журналы битләрендә иҗатының юмор һәм сатира юнәлешен камилләштерә.
- «Дан туртасы» романында (1970) искелек калдыкларын, кода-кодагыйлыкны фаш итә.[4]
- «Арткы ишектән» (1968), «Тыныч йокы» (1973), «Могҗиза» (1977), «Яшәрү сере» (1984), «Серле бетү» (1998) китапларына кергән повесть һәм хикәяләрендә дә тормыштагы демагогия, күз буяу, дан артыннан куу кебек зәгыйфь күренешләрне тәнкыйтьли, колоритлы сатирик образлар тудыра.[5]
- «Язлар ике килә» (1982) романында авыл тормышының, табигать һәм кешеләрнең үзара мөнәсәбәтен мавыктыргыч итеп тасвирлый.
- Тәрҗемә белән дә шөгыльләнә: Лев Толстой, Антон Чехов, Николай Носовның аерым әсәрләрен тәрҗемә итә.
- Драматургия өлкәсендә дә өлеше бар. «Үзән буйлары ямьле» пьесасы Уфа театрларында куелды.[6]
- Байтак әсәрләре рус һәм башка телләргә тәрҗемә итеп басылган.
- 1971 елдан ССРБ язучылар берлегендә тора.
Remove ads
Мактаулы исемнәре
Әдәбият
1. С. Поварисов. Сатира уты белән . Ағиҙел, 1971, № 2.(башк.)
2. Р. Баемов. «Дан туртасы» дигән китабына кереш сүз. Уфа, 1988.(башк.)
Чыганаклар
Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)
Сылтамалар
- Башкорт энциклопедиясе 2017 елның 7 февраль көнендә архивланган. (башк.)
- Библиография.ру сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган. (рус.)
- Башкортстан (белешмәлек) (рус.)
- БР мәдәният дөньясы сайты(үле сылтама) (рус.)
- Уфа шәһәре сайты 2016 елның 6 март көнендә архивланган. (рус.)
Моны да карагыз
Таймый авылы тарихы (рус.)
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads