«Авангард» — Омск шәһәреннән Совет һәм Русия хоккей клубы. КХЛда чыгыш ясый. 1959 һәм 1973 елларда РСФСР чемпионы. 2004 һәм 2021 елларда Русия чемпионы. 2021 елда Гагарин Кубогына ия була.
Стадионнар
- 1950—1986 — «Динамо» Стадионы[1].
- 1987—2006 — В. Н. Блинов исемендәге спорт-концерт комплексы (2000 елга кадәр «Иртыш» спорт-концерт комплексы дип аталган).
- 2007—2018 — «Арена Омск». 2003 елда Леонид Полежаев инициативасы белән яңа арена төзү турында карар кабул ителә, ул 2007 елның 31 августында ачыла.
- 2018—2022 — «Балашиха» Аренасы. 2018 елның августында «Авангард» лигага «Арена-Омск»ның 2018/19 сезонында КХЛ чемпионаты матчларын үткәрү өчен яраксыз булуы һәм клуб өчен резерв өй аренасын эзләү кирәклеге турында хәбәр итә. Консультацияләрдән соң клуб КХЛның техник регламентына туры килгән Балашиха (Мәскәү өлкәсе) аренасын сайлаган.
- 2022—хәзерге заман — G-Drive Аренасы. 2019 елда сүтелгән «Арена Омск» урынында төзелгән.
Искәрмәләр
Wikiwand in your browser!
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.