From Wikipedia, the free encyclopedia
«Мозаффария» мәдрәсәсе бинасы — Казанның Сара Садыйкова һәм Фатыйх Кәрим урамнары кисешкән урында урнашкан, 1888 елда Ногман Габделкәримов төзеткән бина. Җирле әһәмияттәге мәдәни мирас объекты[1].
«Мозаффария» мәдрәсәсе бинасы | |
---|---|
Төр | бина[d] һәм Мәдрәсә |
Урын | Сара Садыйкова урамы һәм Фатыйх Кәрим урамы |
Шәһәр | Казан |
Ил | Россия |
Координатлар | 55°46'39.493"тн, 49°6'44.647"кнч |
Ачылган | 1888 |
Бина 1888 елда икенче гильдия сәүдәгәре Нәгуман Абдулкәримов тарафыннан төзелгән. XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында ул бинаны үзгәртеп, мәдрәсәгә тапшыра. Мәдрәсә күршедәге Зәңгәр мәчет каршында эшли. XX гасыр башында мәдрәсә консерватив була, дөньяви белем бирүгә юл куелмый. Совет чорында элеккеге мәдрәсә бинасында инвалид балалар өчен 76 нчы мәктәп урнашкан. 2017 елда бина мөселманнар Диния нәзарәтенә тапшырылган. Анда 2018 елдан башлап кызлар өчен «Мозаффария»дип аталган мөселман мәктәбе эшли[2].
Бина эклектика стилендә классицизм элементлары белән төзелгән. Ул кирпечтән, ике кат һәм антресоль каты бар, вальм түбәсе ябылган. Планда ишегалды ягыннан ике чыгыш белән квадрат формасында диярлек. Садыйкова урамы буйлап — 7, Кәрим урамы буенча 6 тәрәзә бар. Катларны бинаны әйләндереп алган профильле карниз бүлә. Аскы катның турыпочмаклы тәрәзә яңаклары замок ташы белән белән бизәлгән. Йортның өслеге тулы антаблемент белән эшләнгән[1][3].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.