Казан утлары (журнал)

Казанда татар телендә чыгучы журнал From Wikipedia, the free encyclopedia

Казан утлары (журнал)

«Казан утлары»1922 елдан Казанда татар телендә чыгучы журнал. XX гасырның икенче чирегендә ул татар халкының төп журналы булган. Бөек Ватан сугышы чорында да, СССРда күпләп гәҗит-журнал ябылып торганда да ул чыгудан туктамаган.

Кыска фактлар Гамәлгә куючы, Нәшер итүче ...
Казан утлары
Thumb

Гамәлгә куючы

«Татмедиа» ААҖ

Нәшер итүче

«Татмедиа» ААҖ

Нигезләнде

1922

Тел

татар теле

Төп офис

Казан, Декабристлар ур.. 2

Ябу
Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Дәүләт ...
Казан утлары
Нигезләнү датасы 1922
Дәүләт  Россия
Урам Декабристлар урамы
Ана ширкәт Татмедиа
Адрес 420066, Казан, Декабристлар урамы, 2 йорт
E-mail mailto:kazanutlari@yandex.ru
Рәсми веб-сайт kazanutlary.ru
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем Төркем:«Казан утлары» журналы хезмәткәрләре
Thumb
Ябу

Татар язучыларының иң яхшы романнары, повестьлары, хикәяләре әүвәл шушы журналда дөнья күрә. Биредә шулай ук пьесалар, күренекле шәхесләрнең истәлекләре һәм көндәлек язмалары, театр һәм җыр сәнгате турындагы мәкаләләр, юмор-сатира әсәрләре басыла. Татар халкының тарихы, рухи мирасы һәм хәзерге хәле журналның төп, үзәк темасы булып тора.

Журналның гамәлгә куючысы — «Татмедиа» ААҖ.

Баш мөхәррир булып озак еллар Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин эшләде, 2014-2017 еллардаИлфак Ибраһимов, 2018 елданРөстәм Галиуллин[1].

Журналга Россия Федерациясенең барлык почта бүлекчәләрендә дә язылып була.

Тарих

  • 1922 елның май аеннан бирле татар телендә чыга.
  • 1922-30 елларда — «Безнең юл», 1930-33 елларда — «Атака», 1933-65 елларда — «Совет әдәбияты», 1965 елдан башлап «Казан утлары» исеме белән дөнья күрә.
  • 1977 елның 17 гыйнварында «Мактау билгесе» ордены белән бүләкләнә.
  • 2006 елның февралендә «Казан утлары», элекке СССРның әдәби журналлары арасында беренче булып, 1000нче санын чыгарды. Шул мең саннан иң шәп әсәрләрне сайлап, «Сүнмәс утлар балкышы» дигән, матбугатта бик югары бәя алган антология дә нәшер ителә.

Җитәкчеләре

"Совет әдәбияты":

"Казан утлары":

Журналның тиражлары

  • 1965 (6) — 20 228
  • 1970 (1) — 86 246 ↑
  • 1975 (1) — 90 000 ↑
  • 1980 (1) — 94 800 ↑
  • 1990 (1) — 81 049 ↓
  • 2005 (1) — 7 025 ↓
  • 2018 (1) — 4 100 ↓
  • 2022 (7) — 7 523 ↑
  • 2023 (1) — 6 041 ↓
  • 2023 (7) — 5 459 ↓

Кызыклы фактлар

  • Бөек Ватан сугышы чорында аның кайбер нөсхәләрен, корал һәм азык-төлек белән бергә, дошман тылындагы сугышчыларга парашют белән ташлаганнар.

Танылган хезмәткәрләре

  • ...
  • ...
Подробнее башлау, тәмамлау ...
башлау тәмамлау исем тасвирлама туу датасы үлем датасы
Фатыйх Әмирхан татар язучысы, драматург, публицист, әдәби тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе. Татар сатира жанрын тудыручы 1886-01-01 1926-03-09
1964 1971 Зәки Нури 1921-12-24 1984-02-18
Роберт Миңнуллин татар шагыйре, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе 1948-08-01 2020-03-27
1961 1977 Вакыйф Нуруллин татар язучысы 1935-05-01
Гомәр Гали татар язучысы, әдәби тәнкыйтьче 1900-06-16 1954-07-06
1974 1983 Марсель Галиев татар шагыйре, язучы 1946-10-08
Микъдәт Юныс улы Борындыков сәясәт эшлеклесе 1896-01-15 1965
Вил Ганиев 1934-07-10 2005-04-07
2010-11-01
2018-01
2011-12-15 Рөстәм Галиуллин 1987-11-26
Айгөл Әхмәтгалиева язучы, драматург, журналист, мөхәррир 1973-11-27
1977 1985 Солтан Шәмси татар тарихчысы, язучысы, әдәби тәрҗемәчесе 1946-02-10
Ябу

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.