Хәйдәр Бигичев
татар җырчысы / From Wikipedia, the free encyclopedia
Хәйдәр Әббәс улы Бигичев (16 июнь 1949, Чүмбәли, Кызыл Октябрь районы, Горький өлкәсе, РСФСР, ССРБ — 13 ноябрь 1998, Казан, Татарстан, Россия) — бөек татар җырчысы. Опера җырчысы, автор һәм халык җырларын оста башкаручы буларак танылган. Ул татар, рус, көнбатыш операларында катлаулы партияләрне уңышлы башкара. Х. Бигичев шул ук вакытта эстрада артисты, татар халык һәм аерым авторлар җырларын камил башкаручы. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1984). ТАССР халык (1980), РСФСР атказанган (1986) артисты.
Кыска фактлар Хәйдәр Бигичев, Туган телдә исем ...
Хәйдәр Бигичев | |
---|---|
Туган телдә исем | Хәйдәр Әббәс улы Бегичев |
Туган | 16 июнь 1949(1949-06-16) РСФСР, Горький өлкәсе, Кызыл Октябрь районы, Чүмбәли авылы |
Үлгән | 13 ноябрь 1998(1998-11-13) (49 яшь) Казан, Россия |
Күмү урыны | Яңа бистә зираты |
Яшәгән урын | Татарстан урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | опера җырчысы (тенор) |
Җефет | Зөһрә Сәхәбиева |
Балалар | улы Айдар[2] |
Бүләк һәм премияләре | |
Сайт | xajdar.htm |
Ябу