Һьюго премиясе
From Wikipedia, the free encyclopedia
Һьюго премиясе (ингл. Hugo Award) - фәнни фантастика өлкәсендәге әдәби премия. 1953 елда оештырыла, исеме Һьюго Гернсбек - беренче махсус фәнни-фантастик журналлар ачучы хөрмәтенә бирелә.
Премия ел саен инглиз телендә басылган фантастика жанрындагы әсәрләр өчен, фантастика яратучыларның Worldcon Бөтендөнья конвентлары катнашучыларының тавыш бирү нәтиҗәсендә тапшырыла [1] (шуңа күрә премия "укучыларныкы" дип санала).[2]
Лауреатларга очып китүче ракета сурәтләүче статуэтка бирелә.
Премия түбәндәге номинациялар буенча тапшырыла [3]:
- Иң яхшы роман (Best Novel)
- Иң яхшы повесть (Best Novella)
- Иң яхшы кыска повесть (Best Novelette)
- Иң яхшы хикәя (Best Short Story)
- Фантастика турында иң яхшы китап (Best Related Book)
- Иң яхшы куелыш (Best Dramatic Presentation; 2002 елга кадәр тапшырылды)
- * Иң яхшы куелыш, эре форма (Best Dramatic Presentation, Long From; 2003 елдан бирелә)
- * Иң яхшы куелыш, кече форма. (Best Dramatic Presentation, Short Form; 2003 елдан тапшырыла)
- Иң яхшы профессиональ редактор (Best Professional Editor)
- Иң яхшы профессиональ рәссам (Best Professional Artist)
- Иң яхшы ярым-профессиональ журнал (Best SemiProzine)
- Иң яхшы фэнзин (Best Fanzine)
- Иң яхшы фэн-язучы (Best Fan Writer)
- Иң яхшы фэн-рәссам (Best Fan Artist)