Төмән
From Wikipedia, the free encyclopedia
Төмән (рус. Тюмень, себ.тат. Цемке-тора) — Россиядәге шәһәр, Төмән өлкәсенең һәм шушы өлкәнең Төмән районының үзәге. XIII гасырда татарлар Чыңгы-Тура шәһәренә нигез сала, XVI гасырда кала - Алтын Урданың Төмән олысының башкаласы. Алтын Урдада Туктамыш хан идарә иткән чорда шәһәргә Төмән исеме бирелә. 1495 елда эчке низаг нәтиҗәсендә Чыңгы Тура башкала вазифасын югалта, Мөхәммәд Тайбуга үз ирәген Кашлык - Себер каласына күчерә. 1585 елда рус илбасары Ермак Чыңгы Тура- Төмәнне яндырып басып ала һәм 1586 елда рус ныгытмасына нигез сала.
Төмән | |
рус. Тюмень | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 1586 |
---|---|
Рәсми тел | рус теле |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Төмән өлкәсе, Төмән районы, Обско-Иртышская область[d], Төмән бүлгесе, Городской округ город Тюмень[d][1] һәм Төмән губернасы[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Городской округ город Тюмень[d][1] |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Хөкүмәт башлыгы | Руслан Николаевич Кухарук[d] |
Халык саны | 861 100 (1 гыйнвар 2024)[2] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 102 метр |
Кардәш шәһәр | Каунас, Целле[3][4], Һьюстон[4], Брест[4][5] һәм Дацин[d][6][4] |
Бүләкләр | |
Мәйдан | 698,48 км² |
Почта индексы | 625000 |
Рәсми веб-сайт | tyumen-city.ru(рус.) |
Җирле телефон коды | 3452 |
Шәрәфле ватандашлар төркеме | [d] |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Объектның күренешләре өчен төркем | [d] |
Төмән Викиҗыентыкта |
20 гасырда борынгы татар шәһәре Чыңгы Тура урынында "Төмән" дигән стадион төзелгән, нәтиҗәдә мәдәни катлам кайтусыз югалган.
Халык саны — 581 758 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 604 665 кеше.[7]
2021 елның 21 маеннан ― Хезмәт даны шәһәре.[8]
2022 елда Төзелеш министрлыгы яңа шәһәр цифрлаштыру индексының яңартылган рейтингын бастырды. Тюмен 250 меңнән миллионга кадәр кеше яшәгән иң яхшы өч шәһәргә керде[9]