From Wikipedia, the free encyclopedia
Татар Пешләсе (рус. Татарская Пишля) — Мордовиянең Рузай районына керүче татар авылы.
һәм
Пешлә Рузай шәһәреннән алданрак пәйда булган. Документларда 1631 елны морза Уразай Тәңкәчиев карамагында ике авыл: Татар Пешләсе һәм Рузай турында язылган. Рузай авылы хәзерге Рузайның көньяк өлешендә (тимер юл вокзалы артында) урнашкан. Пайгарма, Пешли һәм Нурлы елга буйлары морзаның милке булганнар.
1869 елга авылда 345 йорт исәпләнгән.
Пешлә авылы Рузай шәһәре белән кушылып диярлек тора.
Пешлә мәктәбендә 164 бала укый. Милләтләре буенча 112 татар, 25 рус, 13 мукшы баласы. Ата-аналар күбесендә Рузай ширкәтләре һәм оешмаларында, Илшат Демкин хуҗалыгында эшлиләр, фермерлар да бар.[4]
Инкыйлабка кадәр Пешләдә 6 мәчет булган. Совет заманында аларны яптылар. Өч мәртәбә халык төзелеш башлады, ләкин өч тапкырын да бураларны уполномоченный алып киткән. Хәзерге мәчет төзелеше 1989 елны башланган. Сәетов Ә.Х., Демкин И.Д һәм Шабаев Р.Д. матди ярдәме белән төзелгән. Соңрак икенче мәчет тә төзелгән.
Авыл атамасы ике мордва сүзеннән тора: "пеше" (урман) һәм "ляй" (елга, чишмә). Якында гына Мордва Пешләсе авылы бар.
2002[5] | 2010[5] |
---|---|
3223 | 3271 |
Милли состав (2002): татарлар – 72,9%, руслар — 17,0%, мордва – 9,0%.[6]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.