Башкорт халкының милли батыры, шагыйрь From Wikipedia, the free encyclopedia
Салават Юлаев, Салават Юлай улы (баш. Салауат Юлаев, 1754 – 1800) – башкорт халкының милли батыры, шагыйрь, Емельян Пугачёвның көрәштәше, 1773 – 1775 еллардагы Крестьян сугышы җитәкчеләренең берсе.
Салават Юлаев | |
---|---|
Туган телдә исем | Салават Юлай улы |
Туган | 1754 Ырынбур губернасы, Уфа провинциясе, Шайтан-Кудәй вулысы, Тәкәй авылы |
Үлгән | 1800 Рогервик ныгытмасы, Палдиски, Эстония |
Милләт | башкорт |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Һөнәре | шагыйрь |
Ата-ана |
|
Катнашкан сугышлар/алышлар | Пугачёв күтәрелеше[d] |
Хәрби дәрәҗә | беригадир[d] |
Салават Юлаев 1754 елның 16 июнендә Ырынбур губернасы, Уфа провинциясе, Шайтан-Кудәй вулысы, Тәкәй авылында туган. Тәкәй авылы 1775 елда яубасарлар тарафыннан яндырылган, хәзерге вакытта урыны Башкортстанның Салават районына туры килә. Атасы Юлай Азналин Шайтан-Кудәй вулысы старшинасы, халык арасында ихтирам яулаган, вакытына күрә алдынгы карашлы кеше була. Салават бала чагында ук туган телендә укырга һәм язарга өйрәнгән. Яшьтәшләре арасында әйдәүче буларак билгеле. Мәсәлән, Сим заводын беренче тапкыр, яшьтәшләре белән үсмер чагында үк туздыра һәм яндыра.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.