Кырым Автономияле Совет Социалистик Республикасы (рус. Крымская Автономная Социалистическая Советская Республика, кырымтат. Кърым Автономиялы Совет Социалист Республикасы, укр. Кримська Автономна Соціалістична Радянська РеспублікаРСФСР, УССР һәм Украина составында автономияле республика.

Кыска фактлар
Кырым Автономияле Совет Социалистик Республикасы
рус. Крымская Автономная Социалистическая Советская Республика
кырымтат. Кърым Автономиялы Совет Социалист Республикасы
укр. Кримська Автономна Соціалістична Радянська Республіка

18 октябрь 1921 ел 25 июнь 1990 ел

12 февраль 1991 ел 21 сентябрь 1994 ел


Thumb Thumb
Байрак Герб
Шигарь
рус. «Пролетарии всех стран, соединяйтесь!»
кырымтат. «Бутюн мемлекетлерининъ пролетарлери, бирлеш!»
Башкала Симферополь
Идарә итү төре Совет республикасы
Ябу

Башкала — Симферополь шәһәре.

Тарих

1921—1946

Кырым АССР 1921 елның 18 октябрендә оештырылган.[1] Республика составына элекке Таврия губернасының көньяк өлеше кертелгән.

1946 елның 25 июнендә, Кырым халкларның (кырымтатарлар, юнаннар, һ.б.) депортациясеннән соң Кырым АССР урынында Кырым өлкәсе оештырылган.[2]

1946—1991

19461991 елларда Кырым АССР урыныда Кырым өлкәсе бар булган. 1948 елда Севастополь шәһәре Кырым өлкәсе составыннан чыгыарыла һәм РСФСР-ның турыдан-туры буйсынуга күчерелгән.

1954 елда Кырым өлкәсе Украин ССР составына күчерелгән.

1991—1995

1990 елда Кырым АССРның торгызылу мәсьәләсе күтәрелгән. Шул ук елның 20 гыйнварында Кырым өлкәсендә Кырым АССРның торгызылу турында референдум үткәрелгән, тавыш бирүчеләрнең 93%-ы моңа риза булган.[3] 12 февралендә Кырым АССРы торгызылган.

1992 елның 26 февралендә Кырым Югары Шурасы карары буенча Кырым Автономияле Совет Социалистик Республикасы атамасы Кырым Республикасы итеп үзгәртелгән, әмма Украина Югары Шурасы яңа исемне расламаган. 1994 елның 21 сентябрендә Кырым Автономияле Совет Социалистик Республикасы Кырым Автономияле Республикасына үзгәртеп корылган.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Wikiwand in your browser!

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.

Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.