Норвегия
From Wikipedia, the free encyclopedia
Норвегия корольлеге (норв. Kongeriket Norge, нюнорск Kongeriket Noreg), Норвегия (тат. Нурвәҗ[8]) — Төньяк Европада, Скандинавия ярымутравында урнашкан дәүләт. Көнчыгышта Швеция, Финляндия һәм Россия белән чиктәш. Төньяк-көнчыгышта Баренц диңгезе, көнбатышта Норвег диңгезе, көньяк-көнбатышта Төньяк диңгез тарафыннан юыла.
Байрак
| |
Шигарь | Powered by nature |
---|---|
Башкала | Осло |
Халык саны | 5 550 203 (бәя, 31 декабрь 2023) |
Нигезләнгән | 26 октябрь 1905, 17 май 1814, Модуль:I18n/complex_date:1381: attempt to call upvalue 'Roman' (a nil value), 7 июнь 1905 |
Сәгать кушагы | UTC+01:00 |
Рәсми тел | букмол, саам телләре, нүнорск теле, норвег теле |
География | |
Мәйдан | 385,207 км² |
Координатлар | 65°N 11°E |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Һаральд V |
Башлык исеме | Норвегиянең баш министры |
Хөкүмәт башлыгы | Эрна Сульберг, Енс Столтенберг, Енс Столтенберг |
Икътисад | |
ТЭП | 490 293 миллион US$ (2021), 579 267 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | Нарвигия кронасы |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 3% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 1.78 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.966 (2022)[3] |
Яшәү озынлыгы | 82.50976 ел (2017)[4] |
Пенсия яше | 67 яшь |
Джини коэффициенты | 27.7 (2019)[5] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[6] |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт[7] |
Телефон коды | +47 |
ISO 3166-1 коды | NO |
ХОК коды | NOR |
Интернет домены | .no |
Ил исеме борынгы скандинав Norðrvegr сүзеннән («төньякка юл») барлыкка килә.
Норвегигә шулай ук Шпицберген архипелагы, Ян-Майен һәм Бьёрнёйа керә. Атлантик океанның көньяк өлешендә урнашкан Буве утравы Норвегиягә буйсынган территория булып санала. Моннан тыш Норвегия Антарктикада үз җиренә дәгъва кыла[9].
Төрле тикшеренүләр нәтиҗәсендә Норвегия дөньяның иң уңышлы илләрнең берсе санала [10][11]. Шулай ук илдә хакимиятнең журналистларга басымы юк дип әйтелә [12].