Мәккә́ (гарәп. مكة Мәккә, шулай ук مكة المكرّمة Мәккә әл-Муккәррамә ягъни Мәккәи-Мөкәррәмә) — Согуд Гарәбстанының көнбатыш өлешендә урнашкан шәһәр. Мөселманнарның Хаҗ кылу урыны. Мөселман булмаганнар өчен шәһәргә керү тыела.

Кыска фактлар Рәсми исем, Демоним ...
Мәккә
гарәп. مكة المكرمة
Thumb
Рәсми исем مكة المكرمة[1]
Демоним Meccan, мекканцы, Mekkano, مَكِّيّ, Mekke һәм meccani
Дәүләт  Согуд Гарәбстаны[2]
Нәрсәнең башкаласы Хиҗаз кыйраллыгы[d], Нәҗд һәм Хиҗаз патшалыгы[d], Мәккә провинциясе[d] һәм The Holy Capital Governorate[d]
Административ-территориаль берәмлек Мәккә провинциясе[d]
Сәгать поясы UTC+03:00
Хөкүмәт башлыгы Халид ибн Фейсал Аль Сауд[d]
Халык саны 2 427 924 (2022)[3]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 277 ± 1 метр
Кардәш шәһәр Мәдинә
Мәйдан 760 км²
Рәсми веб-сайт holymakkah.gov.sa
Thumb
Җирле телефон коды 1
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Thumb
 Мәккә Викиҗыентыкта
Ябу

Thumb
Thumb

Мәккә — мөселманнарның изге шәһәре. Мәккәнең үзәгендә Хәрам мәчете (Мәсҗидел-Хәрам) урнашкан.

Хәзерге вакытта Мәккәдә дөньядагы иң массив Әбраҗел-Бәйт манара-күксөзәрләр комплексы төзелеше алып барыла.

2010 елның ноябрендә Мәккәдә илдәге беренче җир-өсте метрополитены ачыла. Әлеге метрополитен шәһәр буенча һәм хаҗ кылу урыннарына (Мөздәлифә үзәнлеге һәм Гарәфәт тавы) күченүне тәэмин итә. Кытай ярдәмендә төзелә.

Демография

Шәһәр халкы саны күрсәткече:

Ел1965197920032007
Халык (мең кеше)1853671541.81700.0

Климат

Мәккә климаты — чүлле тропик. Мәккә — дөньяның иң кызу шәһәрләренең берсе. Абсолют минимум +10 °C, ә абсолют максимум +50 °C. уртача еллык температура +30,7 °C (чагыштыру өчен, дөньяның иң кызу торак пункты саналучы Даллолның уртача еллык температурасы — ≈34 °C).

Подробнее Мәккә климаты, Күрсәткеч ...
Мәккә климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 37,0 38,3 42,0 44,7 49,4 49,4 49,8 49,6 49,4 46,8 40,8 37,8 49,8
Уртача максимум, °C 30,2 31,4 34,6 38,5 41,9 43,7 42,8 42,7 42,7 39,9 35,0 31,8
Уртача температура, °C 23,9 24,5 27,2 30,8 34,3 35,7 35,8 35,6 35,0 32,1 28,3 25,5
Уртача минимум, °C 18,6 18,9 21,0 24,3 27,5 28,3 29,0 29,3 28,8 25,8 22,9 20,2
Абсолют минимум, °C 11,0 10,0 13,0 15,6 20,3 22,0 23,4 23,4 22,0 18,0 16,4 12,4 10,0
Явым-төшем нормасы, мм 20,6 1,4 6,2 11,6 0,6 0,0 1,5 5,6 5,3 14,2 21,7 21,4
Чыганак: Мәккәдә һава торышы шартлары (рус.)
Ябу

Мәккә тарихы

Мөселманнар фикере буенча, Мәккә тарихы Ибраһим һәм аның улы Исмәгыйль пәйгамбәр чорына — б.э.к. 19 гасырга барып тоташа. Ибраһим галәйһиссәләм гаиләсе белән Зәмзәм чишмәсе янына төпләнгәч, башка күп кабиләләр дә килә башлыйлар; беренче булып Җәхрамнан йәмән кабиләсе килеп урнаша. Өченче гасыр ахырында Рабига ибн әл-Харис җитәкчелегендәге Хузага кабиләсе, йәмән кабиләсен җиңеп, Мәккәгә килә.

Хузага кабиләсендәге эчке чуалышлар аркасында, 440-450 елларда корәеш кабиләсе Мәккәне куларына төшерәләр.
570 елда Фил елы вакыйгасы була.

Сылтамалар

Wikiwand in your browser!

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.

Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.