Италия төркеме From Wikipedia, the free encyclopedia
Måneskin — Италия рок-төркеме, төп вокалчы Дамиано Давид, басчы Виктория Де Анжелис, гитарачы Томас Раджи һәм барабанчы Итан Торкио аның әгъзалары булып торалар[7]. 2021 елда Роттердамда узган «Евровидение-2021» җыр бәйгесенең җиңүчеләре.
Måneskin | |
Нигезләнү датасы | 2016 |
---|---|
Исем | Måneskin |
ХФӘ билгесе | ˈmɔːnəˌske̝nˀ, ˈmaːneskin һәм ˈmɔːneskin |
Активлык чорнының башы | 2016 |
Катнашучы | Eurovision җыр бәйгесе 2021 һәм Sanremo Music Festival 2021[d] |
Тавышъязманамә | дискография Måneskin[d] |
... хөрмәтенә аталган | лунный свет[d] |
Әгъзаларның эшчәнлек төре | коралчы[d] |
Барлыкка килгән урыны | Рим |
Жанр | поп-рок[d][1] һәм глэм-рок[d] |
Тавыш яздыру лейблы | Sony Music[d] |
Чыгыш иле | Италия |
Кулланылган тел | итальян теле һәм инглиз теле |
Бүләкләр | |
Рәсми веб-сайт | maneskin.com(ингл.) |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 583 205 һәм 4 850 000 ± 9999[6] |
Рәсми кибет URL-ы | merch.maneskin.com(ингл.) |
Måneskin Викиҗыентыкта |
Төркем музыкантлары урта мәктәптә уку чорыннан ук таныш. 2016 елда, Джон Кеннеди исемендәге Рим лицее студентлары буларак, алар төркем төзү турында карар кабул итәләр[8]. Төркемнең исеме яшь төркемнәр өчен җирле музыкаль конкурста теркәлгәнче гәнә сайлап алынган була. Музыкантлар Викториядән (ул яртылаш дан) дания теленнән берничә сүз тәкъдим итүен сорыйлар, аларның берсе генә булса да төркем атамасына туры килә алуына өметләнеп. Төркемне Måneskin («ай яктысы») дип атарга карар кылына, гәрчә сүзнең аңлатмасы төркем белән бәйле булмаса да. Бәйгедә катнашу аларга Felt Music Club & School да чыгыш ясарга мөмкинлек бирә, анда соңрак алар үзләренең беренче бүләген алалар[9].
Соңрак алар Рим районы Колли Портуэнси урамнарында, шулай ук Римның тарихи үзәгендә музыкантлар сыйфатында чыгыш ясыйлар[10]. 2016 елда Фаенцада Бәйсез тавыш яздыручы лейбллар очрашуында аларның туган шәһәредән читтә беренче тере концертларының берсе була. Тамашада 30га якын кеше катнаша[11].
2017 елның 24 ноябрендә Sony Music ярдәме белән төркемнең «Chosen» дебют синглы чыгарыла, ул Италиянең FIMI сингллар чартында 2 нче урынны ала[12]. Җыр, нигездә, элек Х Factor шоу вакытында төркем тарафыннан башкарылган каверлардан торган һәм 2017 елның декабрь урталарында шундый ук исем белән чыгарылган мини-альбомга керә[13].
2018 елның 23 мартында төркем үзенең беренче итальян телле «Morirò da re» синглын чыгара, җыр зур уңышка ирешә[14]. Тиздән «Il ballo della vita» исемле альбом чыгарыла, ул Италия чартларын җитәкли[15]. Альбомны таныту өчен төркем «Бу Монескин» (ингл. This is Måneskin) дип аталган документаль фильм чыгара, аның премьерасы 2018 елның 26 октябрендә Италиядә уза[16].
Måneskin «Zitti e buoni» җыры белән «Сан-Ремо 2021» музыкаль фестивалендә җиңү яулый[17]. Моңа кадәр төркем үзенең «Teatro d’ira» исемле яңа альбомын чыгару турында игълан итә, аның чыгу датасы 2021 елның 19 мартына билгеләнгән була[18].
Måneskin Роттердамда узган «Евровидение-2021» җыр бәйгесендә Италияне «Zitti E Buoni» җыры белән (бераз цензураланган версиясен) тәкъдим итә[19]. Милли жюри төркемгә барлыгы 206 балл бирә (Швейцариянең Gjon's Tears башкаручысыннан 61 баллга калышып, 4 нче урында), ләкин тамашачылар тавыш бирүендә төркем 318 балл җыя (тамашачылар арасында икенче урынны алган Go_A украин башкаручыларыннан 51 баллга күбрәк) һәм икенче урынны алган француз җырчысы Барбара Правины 25 баллга узып китеп, төркем 524 балл белән беренче урынга чыга[20].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.