татар язучысы From Wikipedia, the free encyclopedia
Мәҗит Гафури, Габделмәҗит Нургани улы Гафуров (1880 елның 1 августы, РИ, Уфа губернасы, Эстәрлетамак өязе, Җилем-Каран—1934 елның 28 октябре, ССРБ, РСФСР, БАССР, Уфа) — күренекле татар шагыйре һәм язучысы, татар әдәбияты классигы. Башкорт әдәбиятына нигез салучы[чыганагы?]. Башкортстан АССР халык шагыйре. Хезмәт Батыры.
Мәҗит Гафури | |
---|---|
Туган телдә исем | Габделмәҗит Нургани улы Гафуров |
Туган | 1 август 1880 РИ, Уфа губернасы, Эстәрлетамак өязе Җилем-Каран |
Үлгән | 28 октябрь 1934 (54 яшь) ССРБ, РСФСР, БАССР, Уфа |
Яшәгән урын | Гоголь урамы[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Әлма-матер | «Галия» мәдрәсәсе һәм «Рәсүлия» мәдрәсәсе |
Һөнәре | язучы, шагыйрь, журналист |
Җефет | Зөһрә Насыйрова |
Балалар | уллары Әнвәр, Халит |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | Хезмәт Батыры |
Ул 1880 елның 1 августында Уфа губернасының Эстәрлетамак өязе Җилем-Каран авылында хәлфә гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Җиде яшендә авыл мәктәбендә, соңыннан Зур Үтәш белән Кыешкы авылларындагы мәдрәсәләрендә белем ала.
Нәкъ шул вакытларда аның бер-бер артлы әтисе (1893), әнисе (1894) үлә, өйләнгән абыйсы Нурислам тәрбиясенә калган гаиләнең тормышы авырлаша, Габделмәҗит гаиләдән китә. 1898 елда Троицкидагы “Рәсүлия” мәдрәсәсендә, 1905 елда Казанга килеп «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый башлый һәм 1906 елда Уфадагы «Галия» мәдрәсәсенә күчә. 1909-1912 елларда Мәҗит Гафури бары тик язу эше белән шөгыльләнә. Сатирик әсәрләре Ырынбурда чыккан «Кармак» журналында (1915-1917) басыла[2].
Инкыйлабтан соң язучы Уфада төрле газета редакцияләрендә, шул исәптән татар телендә чыгучы «Башкортстан» (хәзер «Кызыл Таң») газетасында корректор, тәрҗемәче булып эшли. Башкорт теленең язмасын булдыруда катнаша. Шул ук вакытта, шигырьләрдән тыш, “Кара йөзләр”, ”Тормыш баскычлары”, “Шагыйрьнең алтын приискасында “дигән повестьлар, “Кызыл йолдыз” пьесасын, ”Эшче” операсының либреттосын яза. Балалар өчен шигырь һәм хикәяләр иҗат итә.
1923 елда аның егерме еллык иҗат бәйрәме зурлап уздырыла, шул уңай белән әдипкә Башкортстанның халык шагыйре дигән мактаулы исем бирелә.
1931-1933 елда авыруы көчәя. Мәҗит Гафури 1934 елда Уфа шәһәрендә вафат булды.
Мәҗит Гафури бер генә телдә — татар телендә иҗат иткән. Совет чорында Мәҗит Гафуриның әсәрләре башкорт, рус һәм башка милли телләрдә бик күп мәртәбәләр басылган. 1954-1957 еллар арасында Башкортстан китап нәшриятында әдипнең башкортча тәрҗемәдә алты томлык әсәрләр җыелмасы һәм 1980-1984 елларда Татарстан китап нәшриятында дүрт томлыгы дөнья күрде.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.