From Wikipedia, the free encyclopedia
Күк - Җир яки теләсә кайсы башка астрономик объектлар өстендәге бушлык. Тулаем алганда, күк дип Җирдән яки теләсә кайсы башка астрономик объектлардан өскә караганда ачылучы манзараны атыйлар.
Җир өстендәге күкнең тәүлеккә карап төсе дә үзгәрә. Көндез күк зәңгәр (күк) төстә була. Күкнең төсе релейның яктылык таралышы белән бәйле. Иртән һәм кичен күк алсу-кызгылт төскә керә. Төнлә күк кара яки куе зәдгәр төстә була. Аяз төнге күктә йолдызлар һәм Ай да күренә.
Болытлы көндә күк йөзе болытлар белән капланган була. Күктә, шулай ук, башка оптик күренешләр дә күреп була: салават күперен, котып балкышын, яшенне, яңгырны һ.б.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.