![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/tt/thumb/4/44/%25D0%259C%25D3%25A9%25D1%2585%25D3%2599%25D0%25BC%25D0%25BC%25D3%2599%25D0%25B4%25D0%25B8%25D1%258F_%25D0%25BA%25D1%2583%25D0%25BB%25D1%258A%25D1%258F%25D0%25B7%25D0%25BC%25D0%25B0%25D1%2581%25D1%258B.jpg/640px-%25D0%259C%25D3%25A9%25D1%2585%25D3%2599%25D0%25BC%25D0%25BC%25D3%2599%25D0%25B4%25D0%25B8%25D1%258F_%25D0%25BA%25D1%2583%25D0%25BB%25D1%258A%25D1%258F%25D0%25B7%25D0%25BC%25D0%25B0%25D1%2581%25D1%258B.jpg&w=640&q=50)
Китап
нинди дә булса текстны эченә алган, битләре билгеле бер тәртиптә бергә җыйналып төпләнгән басма (элек – шулай ук кулъязма, хәзерге заманда / From Wikipedia, the free encyclopedia
Кита́п (гарәп. كتاب) — нинди дә булса текстны эченә алган, битләре билгеле бер тәртиптә бергә җыйналып төпләнгән басма (элек – шулай ук кулъязма, хәзерге заманда шулай ук электрон) әсәр.[1]
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Китап (мәгънәләр) битенә күчегез.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/tt/thumb/4/44/%D0%9C%D3%A9%D1%85%D3%99%D0%BC%D0%BC%D3%99%D0%B4%D0%B8%D1%8F_%D0%BA%D1%83%D0%BB%D1%8A%D1%8F%D0%B7%D0%BC%D0%B0%D1%81%D1%8B.jpg/640px-%D0%9C%D3%A9%D1%85%D3%99%D0%BC%D0%BC%D3%99%D0%B4%D0%B8%D1%8F_%D0%BA%D1%83%D0%BB%D1%8A%D1%8F%D0%B7%D0%BC%D0%B0%D1%81%D1%8B.jpg)
Беренче китаплар кулъязма хәлендә булган. Папирус яки кәгазьне уйлап тапканчы кәгазь хезмәтен бик авыр балчык такталар үтәгән. Аларга чокып яза торган булганнар. Андый “кәгазь”дән эшләнгән китапларның авырлыгы йөзләрчә килограммга җиткән. Соңыннан папирус, ефәк һәм кәгазьгә яза башлаганнар. Аннары китап итеп теккәннәр.