![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/e/ec/Belief_Venn_diagram.svg/langtt-640px-Belief_Venn_diagram.svg.png&w=640&q=50)
Ышану
From Wikipedia, the free encyclopedia
Шәхес берәр фикер яки алшартны хакыйкый буларак кабул иткән психологик халәт ышану дип атала.[1]
Ышану | |
![]() | |
Моңа өлешчә туры килә | мнение[d] |
---|---|
Моның каршысы | ышанмау[d] |
![]() |
Башка билгеләмә буенча, нәрсә булсаны, дәлилләр китерелсә дә, үзенең дәлилләнүе өчен исбатлауга кирәге булмаган эчке субъектив иманга нигезләнеп, еш алдан фактик яки мантыйк тарафтан тикшермичә, хакыйкый дип кабул итүгә ышану диелә[2]. Ышану кешенең психика үзенчәлекләренә бәйле. Критик шөбһәсез хакыйкать дип кабул ителгән мәгълүмат, текстлар, вәзгыятьләр, вакыйгалар яки шәхси карашлар һәм уйлары киләчәктә шәхси кемлекнең нигезенә ятып, кешенең адымнарын, төрле мөнәсәбәтләрне белгеләүче үз-үзен тоту нормаларын билгели алачак.[3] Ышану һәм гыйлем фәлсәфи ягыннан гносеология фәнендә өйрәнелә. Аның төп максаты, хакыкый гыйлемгә хуҗа булуыбыз өчен нәрсә кирәклеген ачыклау. Әфләтүнның «Теэтет» диалогыннан башланган логик эзләнүләрдән билгеле булганынча, ышану хакыйкый булганда һәм ышанучының ышануы өчен нигезләре (дәлилләре/шартлары) хакыйкый булганда гына бу ышану гыйлем дип кабул ителә. Ялгыш ышану, самими булганда да, гыйлем буларак кабул ителми.