From Wikipedia, the free encyclopedia
Га́мбия (ингл. The Gambia, [ˈɡæmbiə]), Гамбия Җөмһүрияте (ингл. Republic of The Gambia) — Көнбатыш Африкада урнашкан дәүләт. Африканың кыйтга өлешендә иң кечкенә ил. Төньяк, көнчыгыш һәм көньякта Сенегал белән чиктәш, көнбатышта Атлантик океан белән юыла. 1965 елның 18 февралендә Бөекбританиядән бәйсезлек алып, Милләтләр Дуслыгына керә. Дәүләт башкаласы — Банжул.
| |||||
Гамбия милли һимны | |||||
Бәйсезлек көне | 1965 елның 18 феврале | ||||
Рәсми телләр | инглиз һәм җирле телләр | ||||
Башкала | Банжул | ||||
Идарә итү формасы | Президент республикасы | ||||
Президент | Яйя Джамме | ||||
Мәйдан • Барлыгы | 10 380 км² | ||||
Халык саны • Бәя • Халык тыгызлыгы | 2 639 916 (2021)[1] | ||||
ТЭП (номинал) • Барлыгы • Кеше башына |
2 038 414 974 $[2] һәм 2 273 060 863 $[2] $ | ||||
КПҮИ | 0,5[3] | ||||
Акча берәмлеге | Даласи | ||||
Интернет-домен | .gm | ||||
ISO коды | GM | ||||
ХОК коды | GAM | ||||
Телефон коды | +220 | ||||
Сәгать кушаклары | UTC±00:00[d] һәм Africa/Banjul[d][4] |
Халык саны 1 700 000 кеше тәшкил итә. Шуның 99 % — африканнар.
2020 елга ― 2, 2 млн кеше.
Гамбия Конституциясенең 25нче маддәсе гражданнарның теләсә нинди динне үз теләге белән тоту хокукларын яклый [5]. Ил халкының (2,2 млн кеше, 2020 елга) 96 % ы[6] Мәлики мәзһәбендәге сөнни мөселманнар [7]. Шигый мөселманнарның күпчелеге ― Ливаннан һәм башка гарәп илләреннән күчеп килгән мөһаҗирләр [8]. Гамбиянең ислам тарафдарлары арасында шулай ук әхмәдиячеләр бар, суфичылык йогынтысы сизелә. Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме кебек төп мөселман бәйрәмнәре вакытында Гамбиядәге бөтен сәүдә эшчәнлеге туктала диярлек. Җирле серер дине Гамбия мөселман җәмгыятендә шактый эз калдырган: «Тобаски», «Гамо», «Корите» һәм «Вери Кор» кебек җирле мөселман фестивальләренең атамалары Серер диненнән алынган.
Христиан җәмгыяте ил халкының 3 % ын тәшкил итә. Христианнарның күпчелеге Рим Католик Чиркәвенә карый. Ил халкының 1 % ы традицион Африка диннәренә ышана. Көньяк Азиядән күчеп килгән мөһаҗирләр арасында индуистлар һәм Бәһаи дине тарафдарлары бар [9].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.