Фолькло́р (ингл. folk+loreхалык хикмәте, акылы) — теге яки бу халыкның сүз сәнгате, авыл-тел иҗаты. Фольклор халыкның тормышын, карашын, идеалларын чагылдыра. Термин 19 гасырда барлыкка килә, татар дөньясында аны 20 гасырда куллана башлыйлар [1].

Кыска фактлар Кайда өйрәнелә ...
Фольклор
Thumb
Кайда өйрәнелә фольклористика[d]
 Фольклор Викиҗыентыкта
Ябу

Фольклор телдән иҗат ителүе һәм телдән-телгә күчеп яшәве белән аерыла. Халык иҗаты әсәрләре нәкъ сөйләнгәндә һәм башкарылганда гына җанлы булып, чын үз тормышы белән яши. Фольклорны тудыруда һәм эшкәртүдә күп кенә халык вәкилләре катнаша.

Татар фольклоры

Төп мәкалә: Татар фольклоры

Татар халык иҗатын жанрлары буенча түбәндәге төркемнәргә бүлеп була:

  1. Эпик жанрлар (әкиятләр, риваятьләр, дастаннар, мәзәкләр һ. б.)
  2. Лирик жанрлар (халык җырлары, такмаклар, мөнәҗәтләр һ. б.)
  3. Лиро-эпик жанрлар (бәетләр, тарихи җырлар һ. б.)
  4. Драма өлкәсе белән бәйле иҗат төрләре.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Wikiwand in your browser!

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.

Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.