From Wikipedia, the free encyclopedia
Фердинанд Эдуард Бюиссон (фр. Ferdinand Buisson; 20 декабрь 1841, Париж – 16 февраль 1932) — француз педагогы һәм җәмәгать эшлеклесе.
Фердинанд Эдуард Бюиссон фр. Ferdinand Buisson | |
---|---|
Туган | 20 декабрь 1841 Париж |
Үлгән | 16 февраль 1932 (90 яшь) Париж |
Ватандашлыгы | Франция |
Әлма-матер | Кондорсе литсие[d] һәм Париж сынлы сәнгать факүлтите[d][1][2] |
Һөнәре | педагог, җәмәгать эшлеклесе. |
Эш бирүче | Париж сынлы сәнгать факүлтите[d], Нөшател үнивирситите[d] һәм Париж үнивирситите[d] |
Сәяси фирка | Радикаль фирка[d] |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Benjamin-Paul Buisson[d] |
Бүләк һәм премияләре | Тынычлык өчен Нобель премиясе |
Гыйльми дәрәҗә: | фәлсәфә агрежесе[d] (1868) һәм фәлсәфә докторы[d][1] (1891) |
[[commons:Category:Ferdinand Buisson|Фердинанд Эдуард Бюиссон |
1879-1896 елларда Франция башлангыч белем бирү директоры. Бюиссон исеме белән XIX гасыр ахырында үткәрелгән реформалар бәйле. Аның иницативасы буенча ике югары гадәти мәктәп оештырыла һәм берничә гуманитар факультетларда педагогика курсларын уку кертелә. 1896 елдан Фердинанд Бюиссон Сорбоннаның педагогика кафедрасын җитәкли. Аның ярдәмендә Педагогия музее оештырыла. 1902-1924 елларда Бюиссон парламент депутаты (радикал-социалистлар фракциясеннән). Ул «Кеше хокуклары лигасы»на нигез салучыларның берсе.
Китапларында, мәкаләләрендә, нотыкларында Бюиссон мәктәпне чиркәүдән аеру турында яза һәм сөйли. Мәктәп курсыннан динне укытуны алып атып, ул бер үк вакытта әхлак программасында «камил зат» — Алла һәм «кешенең Аллага карата вазифалары» дигән аңламнарны кертә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.