Фәнни белемнең бер яки барлык тармакларыннан җыелган мәгълүмат тупланмасы булган белешмә чыганагы төрен энциклопедия дип атыйлар.[1]

Кыска фактлар Кыскарулар җәдвәле аббревиатурасы, Моңа өлешчә туры килә ...
Энциклопедия
Сурәт
Кыскарулар җәдвәле аббревиатурасы энцикл.
Моңа өлешчә туры килә фәрһәнг[d]
 Энциклопедия Викиҗыентыкта
Ябу
Брокгауз энциклопедиясе
Табигый тарих энциклопедиясенең 1669 елгы басмасы, баш бит

Энциклопедияләр мәкалә яки кертемнәрдән тора, гадәттә әлифба тәртибе буенча оештырыла.[2] Энциклопедия кертемнәре күпчелек сүзлекләрнекеннән озынрак һәм тирәнрәк.[2] Сүзләр турында тел белеме мәгълүматына басым ясаган сүзлек кертемнәреннән аермалы буларак, энциклопедия мәкаләләре тасвирлаган әйбер яки төшенчә турында фактик мәгълүматка юнәлгән.[3][4][5][6]

Беренче энциклопедияләр 2000 ел элек тирәсе барлыкка киләләр; сакланылган иң борынгысы Плиний Аксакал (ингл.) тарафыннан якынча 77 ел тирәсендә әзерләнгән Табигать тарихы (ингл.) булып тора. Заманча энциклопедияләр 17 гасыр тирәсендә сүзлекләрдән үсеп чыккан феномен.

Энциклопедия сүзе Койне грекча (ингл.) ἐγκυκλοπαιδεία,[7] грекча ἐγκύκλιος παιδεία[8] "гади мәгариф" мәгънәсенә туры килүче энкыклиос паидеиа сыман транслитерацияләнгән сүзтезмәсеннән чыга: энкыклиос (ἐγκύκλιος) мәгънәсе "капсаган, кабатланган, еш кирәк булган, гади"[9] + паидеиа (παιδεία) мәгънәсе "мәгариф, баланы үстерү",[10] ләкин латин манускриптларны күчерүчеләрнең хаталары сәбәпле бер сүз буларак кыскартылган[11]. Сүзтезмәне "тулы өйрәтү" яки "тулы белем" буларак тәрҗемә итеп була.

Тарих

Төп мәкалә: :en:History of encyclopedias

Энциклопедияләр тарихның иң борыңгы чакларыннан кулъязма килеш, урта гасырларда һәм якын заманаларда бастырылган килеш, һәм соңгы заманда мәгълүмат технологияләре ярдәмендә санак мониторында күрсәтелгән һәм санак челтәрләре буенча тапшырылган килеш яшәп киләләр.

Борыңгы заманнар

Бүгенге көнгә кадәр сакланган иң борыңгы энциклопедик хезмәт 1 гасырда яшәгән римлы дәүләт эшлеклесе Плиний Аксакал (ингл.) тарафыннан әзерләнгән Табигать тарихы (ингл.) булып тора. Ул табигый тарих, архитектура, медицина, география, геология, һәм аның яшәгән дөньяның барлык яклары турында аңлатма бирүче 37 бүлектән торган хезмәт әзерләгән иде. Кереш сүзендә 200 авторның 2000 хезмәтеннән 20000 факт туплаганын һәм өстәмә буларак үз тәҗрибәсеннән дә өстәгәнен турында яза. Бу хезмәтнең 77-79 еллар тирәсендә дөнья күргәне билгеле, ләкин авторның 79 елгы Везувий янартавының шартлавында үлүе сәбәпле аның тулысынча тикшерелгән ышанычлы фәнни хезмәт дип атап булмый дип уйланыла.[12]

Урта гасырлар

Ренессанс чоры

Thumb
Margarita Philosophica исемле 1565 елгы энциклопедиядәге анатомияга багышланган мәкалә

18–19 гасырлар

Thumb
en:Encyclopédie, 1773

20 нче гасыр

Thumb
Иң борыңгы инглиз телле Энциклопедия Британника (ингл.) исемле басманың 1913 елгы чыгарылышның реклама белдерүе.


Егерме беренче гасыр

Бөтендөнья пәрәвезендәге энциклопедияләр динамизм өстенлеген ташый: яңа мәгълүмат табу өчен статик диск яки кәгазь форматында әзерләнгән яңа чыгарылышның чыгуын көтмичә чын вакытта диярлек күреп була.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар

Wikiwand in your browser!

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.

Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.