![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/b/b8/Demi_Lovato%252C_Future_Now_2016_%2528Cropped%2529.jpg/640px-Demi_Lovato%252C_Future_Now_2016_%2528Cropped%2529.jpg&w=640&q=50)
Деми Ловато
From Wikipedia, the free encyclopedia
Деметрия Девонн «Деми» Ловато (ингл. Demetria Devonne «Demi» Lovato; 20.8.1992) — Америка актрисасы, җырчы. «Дисней» компаниясенең «Җәйге лагерьда рок» һәм «Җәйге лагерьда рок 2» фильмнарындагы Митчи Торрес ролен башкаруы белән таныла. Шулай ук ул Дисней каналының «Саннига өмет бирегез» сериалында катнаша. 2009 елда Деми «Принцессаларны саклау программасы» фильмында төп рольләрне башкара. Тагын ул «Барни һәм дуслар» сериалында кечкенә генә роль башкара[2].
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Деми Ловато | |
Demi Lovato | |
![]() | |
Туган исеме: |
Деметрия Девонн Ловато |
---|---|
Туган көне: | |
Туу җире: |
Альбукерк, Нью-Мексико, АКШ[1] |
Гражданлыгы: | |
Һөнәр: |
актриса, җырчы |
Карьера: |
2002 елдан — бүгенге көнгә кадәр |
IMDb: | |
Рәсми сайт |
Җырчы буларак, Деми үзенең альбомын Don’t Forget 2008 елның 23 сентябрендә чынара[3]. Ул Billboard 200 рейтингында икенче урын ала[4]. Беренче атнада 89 000 күчерелмә сатыла. Аннан соң 473 000 пластинка. Үзенең интервьюсында Ловато альбомны 10 көн өчендә ясаулары турында әйтә[5]. 2009 елның 21 июлендә[6] икенче альбом Here We Go Again чыга. Беренче атнада 108 000 күчерелмә сатыла, бу альбом исә Billboard 200 исемлегендә беренче урын ала[7].