Бөек депрессия
From Wikipedia, the free encyclopedia
Бөек депрессия (ингл. Great Depression) — 1930 елларда булып узган икътисади депрессия. Бөек депрессия төрле илдә төрле вакытка туры килә; шулай да күпчелек илләрдә ул 1929 елда башлана һәм 1930 еллар азагына кадәр дәвам итә[1]. XX гасырдагы иң озын, дөнья буйлап иң киң таралган, иң тирән икътисади депрессия[2].
1929-1932 еллар арасында дөньякүләм тулаем эчке продукт (ТЭП) 15%-ка кими[3]. 21 гасырда Бөек депрессия гадәттә икътисадның никадәр түбән тәгәри алуына мисал буларак кулланыла[4].
Депрессия Америка Кушма штатларында 1929 елның 24 октябрендә фонд биржасында акция хакларының кискен төшүеннән соң башлана (бу көн Кара сишәмбе исеме астында билгеле), һәм тиз арада дөньяның һәр иленә диярлек тарала. Ул башлыча Көнбатыш Аурупаның алга киткән илләренә кагыла, сәнәгать, авыл хуҗалыгы товарларына хаклар кискен төшә, эшсезлек дәрәҗәсе арта (АКШ-та 25%, башка илләрдә 33%-ка җитә[5]).
Кайсыбер илләр 1930 еллар урталарына аякка баса башлый, әмма күпчелек илләрдә Бөек Депрессиянең тискәре йогынтысы Икенче бөтендөнья сугышына хәтле дәвам итә.