Буа (корылма)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Буа (Казан артындагыча — бөя) — су кимәлен күтәрү өчен агымны туктата торган гидротехник корылма. Буа буылгач, сусаклагыч барлыкка килә.
Кыска фактлар Үрнәк элементы, Моңа өлешчә туры килә ...
Буа | |
Үрнәк элементы | Комплекс защитных сооружений Санкт-Петербурга от наводнений[d] һәм Асуан гидротөене |
---|---|
Моңа өлешчә туры килә | дамба[d] |
Бу объекттан ясалган медиасурәтләр төркеме | [d] |
Буа Викиҗыентыкта |
Ябу
Буалар кешеләргә су һәм җир ресурсларын сакларга ярдәм итә. Кирәкле урында төзелгән буа су басулардан коткара. Сусаклагычлар кешеләрне тормыш-көнкүрештә тотар һәм эчәр өчен су белән тәэмин итәләр. Корылык килгәндә сусаклагычлар ярдәмендә басулар сугарыла. Кешеләр борын заманда буалар өстенә тегермәннәр корганнар. Биек буалар корып, зур тизлек белән төшүче су электр генераторларны эшләтә торган торган турбиналарны әйләндерә (гидроэлектростанция).