![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/0/05/Flag_of_Brazil.svg/langtt-640px-Flag_of_Brazil.svg.png&w=640&q=50)
Бразилия
From Wikipedia, the free encyclopedia
Брази́лия, рәсми атамасы Брази́лия Федерати́в Респу́бликасы (порт. República Federativa do Brasil) – Көньяк Америкада урнашкан дәүләтләр арасында өслек мәйданы һәм халык саны буенча беренче урында торучы дәүләт. Кыйтганың көнчыгыш һәм үзәк өлешләрен алып тора.
Кыска фактлар Башкала, Халык саны ...
Байрак
| |
Башкала | Бразилиа |
---|---|
Халык саны | 203 062 512 (1 август 2022, Җанисәп) ![]() |
Нигезләнгән | 7 сентябрь 1822 ![]() |
Сәгать кушагы | UTC−02:00, UTC−02:00, UTC−03:00, UTC−03:00, UTC−03:00, UTC−04:00, UTC−04:00, UTC−05:00 |
Рәсми тел | португал теле |
География | |
Мәйдан | 8,515,767 км² |
Координатлар | 14°S 53°W ![]() |
Сәясәт | |
Канун чыгару органы | Брәзил милли кәнгрисе |
Дәүләт башлыгы исеме | Бразилия президенты |
Дәүләт башлыгы | Луис Инасиу Лула да Силва |
Башлык исеме | Бразилия президенты |
Хөкүмәт башлыгы | Луис Инасиу Лула да Силва |
![]() | |
Икътисад | |
ТЭП | 1 649 623 миллион US$ (2021), 1 920 096 миллион US$ (2022) ![]() |
Акча берәмлеге | Брәзил риялы |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 7% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 1.74 (2015)[2] |
КПҮИ | 0.754 (2021)[3] |
Яшәү озынлыгы | 75.723 ел (2017)[4] |
Джини коэффициенты | 48.9 (2020)[5] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Электр аергычы төре | IEC 60906-1[6] |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң |
Челтәр көчәнеше | 127 вольт,[7] 220 вольт[6] |
Телефон коды | +55 |
ISO 3166-1 коды | BR |
ХОК коды | BRA |
Интернет домены | .br |
Ябу
Башкаласы – Бразилиа шәһәре.
Француз Гвианасы, Суринам, Гайана, Венесуэла, Колумбия, Перу, Боливия, Парагвай, Аргентина һәм Уругвай белән чиктәш. Коры җирдәге чикләренең озынлыгы якынча 16 мең км. Көнчыгыштан берничә утравы (иң мөһиме – Фернанду-ди-Норонья) Бразилиянеке булган Атлантик океан белән юыла. Яр сызыгы озынлыгы – 7,4 мең км.