2013 нче елгы Универсиаданың ярыш кырлары
From Wikipedia, the free encyclopedia
Казан шәһәрендә узган 2013 нче елгы җәйге Универсиада ярышларын үткәрелү урыннары булган спорт ареналарның исемлеге күрсәтелгән. Тулаем 60 тан артык спорт объекты кулланылган.[1]
Объектларның барлыгы диярлек шәһәр эчендә урнашкан. Шәһәр тышында (Югары Ослан районында) урнашкан бердәнбер объект — 2009нче елның сентябрь аенда Россия чемпионаты, ә 2010нче елның җәендә Аурупа чемпионаты уздырылган Стенд атуы комплексы.
Универсиада авылы 2010нче елда корылган, Универсиада уздырылуга кадәр һәм соңыннан студентлар кампусы, һәм Россия җәйге спорт төрләре буенча җыелма такымнарының әзерләнү үзәге буларак кулланыла.