From Wikipedia, the free encyclopedia
Әҗе (рус. Азеево) — Рязань өлкәсе Ирмеш районындагы татар авылы, Әҗе авыл округын тәшкил итә. Мукшы елгасы уң ярында урнашкан. 2010 ел халык исәбен алу буенча биредә 724 кеше яши. Авылда мәчет, мәктәп, май заводы бар. Бу авылдан Салих Ерзин, Заһидә Бурнашева, Шиһабетдин Баһаветдинов, Хәсән Урманов, Фикърәт Табиев, Ришат Мәмәтов, Ибраһим Борнашев чыкканнар.
Әҗе — әйләнә-тирәдәге чукындырудан котылган бердәнбер татар авылы. Бу вакыт Әҗе авылы бу эштән котылып калса да, аның тирәсендәге башка авыллар котыла алмаганнар. Хәзерге Исләй, Үкрәү, Саура, Кушаби, Әмәч, Мухин-Паләнә, Бидиш, Ирмеш, Пинка, Тимши, Новоселовка, Кансау шикелле рус авыллары элек татар авыллары булганнар. Менә шул вакыйгаларда кайбер гаиләләргә йорт-җирләрен ташлап, гомерлеккә үз авылларыннан качып китәргә һәм Әҗегә килеп урынлашырга туры килде.
1882 елда 669 хуҗалыкта 4420 кеше яшәгән.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.