From Wikipedia, the free encyclopedia
Әсхәт Вәли улы Җәббаров (14 февраль 1946, Урта Тигәнәле, Алексеевск районы, ТАССР, РСФСР, ССРБ) — авыл хуҗалыгы эшлеклесе, депутат.
Әсхәт Җәббаров | |
---|---|
Туган телдә исем | Әсхәт Вәли улы Җәббаров |
Туган | 14 февраль 1946 (78 яшь) Урта Тигәнәле, Алексеевск районы, ТАССР, РСФСР, ССРБ |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ> Россия Федерациясе |
Һөнәре | авыл хуҗалыгы эшлеклесе, депутат |
Җефет | Зөлфия Хәйретдин кызы |
Балалар | кызлары Сиринә һәм Рәзинә, улы Илфат |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре |
Мәкалә энциклопедик булмаган стильдә язылган яки татар теленең белешмә-энциклопедик нормаларына туры килмәгән эчтәлеккә ия. Мәкаләне Википедия стилистик тәртипләренә туры китерергә кирәк. |
Заббаров Әсхат Вәли улы 1946 нчы елның 14 нче февралендә Татарстан АССРның Алексеевск районы Урта Тигәнәле авылында туа. Мәктәптә укыганда да алдынгылыкны бирми. Бигрәк тә математика, физика фәннәрен яратып өйрәнә. Юкка гына аны Аю Әсхате дип атамыйлар. Чөнки аларның кушаматы аю булган. Нәсел тамырлары Җаббарга барып тоташса да, бөтен документлары Заббаров булып йөри. Үсеп җиткән егетне армия сафларына чакыралар. Ләкин йөрәгенең дөрес эшләмәве аркасында, аны өенә кайтарып җибәрәләр. Ул төшенкелеккә бирелми. 1964нче елда Корноухо авыл хуҗалыгы № 17 һөнәри-техник белем училищесында белем ала. Аннан кайткач, төрле тракторларны, комбайннарны егәрлекли. Беркемгә дә алдынгылыкны бирми. Аның техника белән кызыксынуы әнисеннән килгән дисәк, бер дә хата булмас. Чөнки сугыш вакытында Җүвәйрә Заббарова (кыз фамилиясе Сафина) һәм берничә кыз тракторчы һөнәрен үзләштерәләр һәм трактор рычагы артына утыралар. Кырларны эшкәртү алар кулына кала. 1971нче елда әти-әнисеннән ерак түгел күл буенда, җир бүлеп алып, йорт салып чыга. Бу эштә аңа әтисе булыша. Ул авыл советында эшли тоган чагы була. Җирнең тиешлесен, 30метр киңлектә бүлеп бирә. Вәли абый малайларын читкә җибәрми. Кечесен үз янында калдыра, ә калганнарына җир бүлеп алып, өй салып бирә, өйләндерә. Яшь ир өйнең ишек-тәрәзәләренә хәтле үзе сипли. Ике яклы өйне җылытырлык итеп бер генә мич чыгаруны авылда ул башлап җибәрә. Мичне матурлап, төрле сырлар белән сырлап, алгы ягына көзгеләр куеп, бер ягына казан, мич авызына плитә урнаштырып чыгара. Хәзерге көндә дә ул чыгарган мичләр сакланып калган. Ул бер генә эштән дә тартынып тормый, белмәгән эше юк иде. Көндәлек эшләрдән кала телевизорын да, сипараторын да төзәтә. Мотоциклны әйткән дә юк. Һәр җирен сүтеп-җыя белә. Электричество, тимер һәм балта эшен дә яратып эшли. Авыл кешеләре өчен җанын бирергә әзер иде. Үзенең эшәп торган ут чыбыгын кисеп алып, башка кешеләргә биреп җибәргән чаклары булды. Печән чаба торган чалгысы да 9лы я 10лы була иде. Хәтта пешекче эшен дә яратып башкара. Исәнлеге какшау аркасында механизатор эшен ташларга туры килә. Берничә ел терлекчелектә эшләп, лаеклы ялга чыга. 1965нче елда урып-җыюда югары хезмәт күрсәткечләренә ирешкәне өчен ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетының Почет Мандаты белән бүләкләнә. 1967нче елда партиягә керә.
Андый кешеләрне, техниканың телен белә, диләр. Берничә ел рәттән урак батыры булып гел беренче урыннарны гына алып торды. Ике мәртәбә мотоцикл, суыткыч, келәм һәм башка зур бүләкләргә лаек була. Чистай округы буенча депутат итеп сайлангач, Мәскәүгә барып, берничә съездда катнаша. Ел саен мәктәптә үткәрелә торган “Төрле профессия кешеләре белән очрашу” кичәсендә катнашып тора. Аның чыгышларын укучылар кызыксынып тыңлыйлар, төрле сораулар бирәләр.
Тормыш иптәше Зөлфия Хәйретдин кызы, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Зур кызлары Сиринә Әсхат кызы Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмалап кайтып, “Алга” колхозында бухгалтер булып эшләде, кадрлар бүлеген җитәкләде. Икенчесе, Рәзинә Әсхат кызы Казан педагогия университетын тәмамлап, Алексеевск үзәгендә 1нче мәктәптә укытучы булып эшли. Өченчесе, Заббаров Илфат Әсхат улы мәктәпне тәмамлагач, армия сафларында хезмәт итеп кайтты һәм район үзәгендә полиция бүлегенә эшкә урнашты. Хәзерге көндә ТР Алексеевск районының ГИБДД җитәкчесе. Әтисеннән аерылып торган ягы – авыл һәм район сабантуйларында күп мәртәбәләр батыр калды. Хәзерге көндә улы Ренальне көрәш алымнарына өйрәтә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.