Үч алучылар: Чиксезлек сугышы
2018 елның фильмы / From Wikipedia, the free encyclopedia
«Үч алучылар: Чиксезлек сугышы» (ингл. Avengers: Infinity War) — Marvel Comics нәшриятенең Үч алучылар дигән супербатырлар төркеме маҗаралары турындагы комикслары нигезендә төшерелгән 2018 елның Әнтони һәм Җо Руссо режиссөрларының нәфис фильмы. Бу фильм 2012 елдагы Үч алучылар һәм 2015 елдагы Үч алучылар: Альтрон дәвере фильмнарының сиквелы. Шулай ук унтугызынчы фильм булып Marvel кинематографик галәменә керә.
Үч алучылар: Чиксезлек сугышы | |
---|---|
ингл. Avengers: Infinity War[1] | |
![]() | |
Жанр | супербатырлар турындагы фильм[d], фәнни-фантастик фильм[d][2], атышлы-чабышлы фильм[d][2] һәм маҗаралы фильм[d][2] |
Режиссёр | Әнтони Руссо[d][3] Җоу Руссо[d][3] |
Продюсер | Кевин Файги |
Сценаричы | Комикслар: Җәк Көрби Стән Ли Сценарий: Кристофер Маркус Стивен Макфили |
Баш ролләрдә | Роберт Дауни-кече Крис Һемсворт Марк Руффало Крис Эванс Скарлетт Йоһанссон Бенедикт Камбербәтч Дон Чидл Том Һолланд Чәдвик Боузман Пол Беттани Элизабет Олсен Әнтони Мәки Себәстиан Стән Данай Гурира Летиша Райт Дейв Батиста Зои Салдана Җош Бролин Крис Прәтт |
Оператор | Трент Опалок[d] |
Монтажчы | Җеффри Форд[d] |
Көйязар | Әлан Силвестри |
Киноширкәт | Җитештерү: Marvel Studios[d] һәм Walt Disney Studios Motion Pictures[d] Дистрибьюция: Walt Disney Studios Motion Pictures[d], Warner Bros.[d][4], SamFilm[d][4], United International Pictures[d][4] һәм Disney+[d] |
Озынлык | 149 мин[5] |
Бюджет | 400 000 000 $ |
Җыемнар | 2 045 052 992 $[6] |
Ил | Калып:Байраклаштыру/Әᴍᴎpикə Кушма Штатлары |
Тел | инглизчә |
Дөнья күрү | 27 апрель 2018[7][8] (Америка Кушма Штатлары), 26 апрель 2018[9][10] (Алмания), 25 апрель 2018 (Франция), 11 май 2018[8] (Кытай), |
Алдагы фильм |
Үч алучылар: Альтрон дәвере (Үч алучылар тетралогиенда) Кара Каплан (МКГ вакыт сызыгында) |
Киләсе фильм |
Үч алучылар 4 (Үч алучылар тетралогиенда) Кырмыска-кеше һәм Шөпшә (МКГ вакыт сызыгында) |
IMDb | ID 4154756 |
Рәсми сайт(ингл.) |
«Капитан Америка: Ватандашлар сугышы»[11] фильмындагы вакыйгалар вакытында Үч алучылар таркалганнан соң ике ел үткәч, Танос, үзенең бишбармакчасы өчен Чиксезлек ташларын табу максаты белән, Җиргә килә. Бишбармакчасына Чиксезлек ташларын кушса, ул үзенең теләге буенча чынбарлыкны үзгәртә алачак. Чиктән тыш дуамал титанны, аның җимерү һөҗүме ярты галәмгә чик куйганчы, туктатыр өчен Үч алучылар көч куюларын Галактиканың сакчылары белән берләштерергә тиешләр[12][13][14].
Фильмны 2014 елның октәбрендә «Үч алучылар: Чиксезлек сугышы — 1-нче бүлек» исеме астыннан анонслаганнар иде. 2015 елның апрелендә Руссо кардәшләр режиссөр урынында булып чыктылар, майда Маркус һәм МакФили дуэты сценарий өстеннән эшләр өчен чакырылдылар. 2016 елның июлендә Marvel ширкәте фильмның исемен «Үч алучылар: Чиксезлек сугышы»-на кадәр кыскартты. Төшерүләр Атлантада Pinewood студиясендә гыйнварда башландылар һәм 2017 елның июлендә тәмамландылар. Өстәмә төшерүләр Шотландиядә, Англиядә, Атланта үзәгендә һәм Нью-Йоркта уздылар.
Премьера күрсәтүе 2018 елның 23 апрелендә Лос-Анҗелестә узды. Әᴍᴎpикə Кушма Штатлары-да тәгәрәтүгә фильм 2018 елның 27 апрелендә чыкты, Россиядә — 3 майда 2D, 3D һәм IMAX форматларында. «Үч алучылар 4» фильмының чыгуы 2019 елның 2 маена билгеләнде.