Җәмигъ мәчете
җомга намазы укыла торган мәчет / From Wikipedia, the free encyclopedia
Җәмигъ мәчете, шулай ук Җомга мәчете (гарәп. مسجد الجمعة) ― җомга көннәрендә көн уртасында җомга намазы укыла торган мәчет. Җомга намазында имам мөнбәргә менеп басып, хөтбә укый. Хөтбә белән бергә вәгазь дә сөйләнә.[1]
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Җәмигъ мәчете (мәгънәләр) битенә күчегез.