From Wikipedia, the free encyclopedia
Җыерчык — тектоникада тау токымнары катламнарындагы бөгелеш (кәкрәю). Җыерчыклар, гадәттә, катламнарның тоташ ятылышын үзгәртмичә барган тектоник деформация нәтиҗәсендә барлыкка килә.
Җыерчыклар формасы, пространстводагы урыны, ясалышы (хасил булуы) белән аерыла.
Җыерчыкларларның аерым элементларының үз атамалары бар:
үзәк (төш) — җыерчыкның эчке өлеше.
йозак — җыерчыкның югары яки түбән өлешенең иң бөгелгән (кәкрәйгән) урыны.
канатлар — җыерчыкның ян-ягы, анда бөгелеш (кәкрелек) сыйфатын үзгәртә.
шарнир — йозак үзәге янында җыерчык бөгелә торган сызык (линия). Күчәр өслеге күрше катламнарның шарнирлары белән барлыкка килә. Күчәр өслегенең горизонталь яссылык (гадәттә, Җир өслеге) белән кисешүе күчәр барлыкка китерә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.