From Wikipedia, the free encyclopedia
Андре́на, җир умарта корты (Andrena F.) - умарта кортлары гаиләлегеннән бөҗәкләр ыругы. Төрле зурлыктагы (5 тән алып 17 мм га кадәр) умарта кортлары. Гаиләләр төземиләр, ләкин кайбер төрләре колонияләр тәшкил итә. Ояларын җирдә һәм өннәрдә ясыйлар. Курчакка әверелү алдында торганнары кышлый. Иртә яз андренасы (язын очып чыгучы иң беренче бөҗәкләрнең берсе) һәм җәйге андрена төрләренә аералар. Барлыгы 200 ләп төре билгеле; Татарстан территориясендә 60 тан артык төре ачыкланган. Кайбер төрләре елга 2 буын бирә (A. dorsata Kirby, A. thoracica Kirby, A. labialis Kirby). Язын чәчәк атучы тал һәм үги ана яфракларында очрый торган соры андрена (A. cineraria L.) һәм кларка (A. clarcella Kirby) төрләре киң таралган. Андрена үзәнлек һәм су баса торган болыннарда, чокыр, сыза, урман һәм урман полосалары буйларында, басу кырыйларында яши. Күп кенә төрләре кыргый һәм культуралы үсемлекләрне яхшы серкәләндерә. Сары аяклы андрена (A. flavipes Panzer) һәм кайгылы андрена (A. atrata Friese) ТРның Кызыл китабына кертелгән. Илл. карагыз Элпәканатлылар мәкаләсендә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.