From Wikipedia, the free encyclopedia
Җидесу (рус. Семиречье, каз. Жетісу) — Урта Азиядәге тарихи һәм географик өлкә. Үз атамасын Балхаш күленә коючы елгалардан алган. Төньяктан Балхаш күле, көньяктан Тянь-Шань сыртлары, көньяк-көнчыгышта Җидесу Алатавы белән чикләнгән. Исем Или, Каратал, Биен, Аксу, Лепси, Баскан, Сарканд елгалары буенча.
Җамбыл Җабай улы (каз. Жамбыл Жабайұлы, (28 февраль 1846, Җамбыл тавы, Җамбыл өлкәсе-22 июнь 1945, Алматы) – казакъ халык шигъриятендә танылган шәхес, шигырь әйтеп сөйләүче үзенчәлекле оратор, җырау, җырчы.
Мохтар Әвәзов буенча Җидесу җире казакъ халкының сәнгать тормышында зур роль уйный, ул "сәнгать Җидесуда биеклеккә күтәрелгән", “казакъ халкында үсеш алган халык авыз сәнгате XIX гасырдан бирле башка җирләрдә кими бара, ул хәзер Җидесуда һәм көньяк төбәкләрдә тупланган”.[1] дип яза.
Моңа тарихи сәбәпләр бар иде. Беренчедән, Россия империясе колониаль кулы бу җиргә нык җитмәгән. Икенчедән, бу махсус гореф-гадәтле төбәк. Җидесуда бөек Абай Кунабаев, Биржан, Шашубай кебек шагыйрьләр яшәгән.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.