Яшел Үзән районы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Яшел Үзән районы (рус. Зеленодольский район) — Россия Федерациясе Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Идел елгасы белән уң як һәм сул як яры өлешләренә бүленгән. Административ үзәге - Яшел Үзән шәһәре. 2020 ел башына район халкы саны 165 915 кеше тәшкил итә.[2][3].
Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...
Яшел Үзән районы | |
Байрак | Илтамга |
Нигезләнү датасы | 4 август 1938 |
---|---|
Рәсми исем | Юдинский район |
Дәүләт | Россия |
Башкала | Яшел Үзән |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Сәгать поясы | MSD һәм UTC+03:00 |
Халык саны | 165 485 (1 гыйнвар 2018)[1] |
Мәйдан | 1396 км² |
Рәсми веб-сайт | zelenodolsk.tatarstan.ru(рус.)(тат.) |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Яшел Үзән районы Викиҗыентыкта |
Ябу
Башта Яшел Үзән судно йөрешле транспортны ремонтлау өчен эш тибындагы бистә буларак уйланылган була. 1932 елда аңа шәһәр статусы бирелә, ә Горький исемендәге суднолар төзү заводы шәһәр төзүче предприятиеләрнең берсе була. Районда Татарстанның төп туристик истәлекле урыннарының берсе булган Зөя утрау-шәһәре урнашкан.[4][5].