From Wikipedia, the free encyclopedia
Сезгә кызык булган темаларны сайлагыз. Әмма! Википедия — кешелек тарихында иң зур һәм иң тиз үсә торган энциклопедия. Өстәвенә аның мәңгелектә үсеп саклануы өчен, кирәкле бар нигезләрне булдыру өчен, Викимедиа фонды булдырылган һәм эшли. Монда фәкать 10-100-1000 ел узуга әйтик бүгенге Татарстан, Чили яки Тонга җирләрендә, орбиталь станция яки галактикабызның берәр башка җирсыман планетада яшәячәк татар телле укучылар күзеннән үз тарихи әһәмиятлелеген югалтмаган темага мәкаләләр кабул ителә. Ягъни тривиаль вәзгыять, оешма яки шәхесләргә багышланган язмалар тиз бетерелү критерийләре (М1 һәм М4) нигезендә хәтта бәхәссез юк ителәчәк.
Мәкалә исемен дөрес сайлагыз – баш килештә һәм берлек санында булырга тиеш. Мәкалә исемендә норматив булмаган лексика булмаска тиеш.
Яңа мәкалә төзү өчен, аста булган тәрәзәгә мәкаләгезнең исемен языгыз. Шундый мәкалә булса, Сез аны төзәтә аласыз, ә булмаса, аны яза аласыз.
Шулай ук, Татар Википедиясенең тотрыклы үсеше өчен аеруча әһәммиятле булган Һәрбер тел бүлегендә булырга тиешле мәкаләләр исемлеге һәм аның киңәйтелгән версиясенә карап, анда керүче әлегә язылмаган мәкаләләр өстендә дә эшли аласыз. Аларны язу яки башка телләрдән тәрҗемә итү юлы белән үстерү эшендә кулыгызга килгәнчә безгә ярдәм итүегезне үтенәбез.
Мәкалә һәркемгә аңлаулы булырга тиеш. 500 символдан ким язмаска тырышыгыз. Төп кагыйдәләр:
Сайланган мәкаләләрдә иң яхшы мәкаләләр җыелган. Аларны карап, үрнәк алыгыз.
Википедиядә бөтенесе бик җиңел:
( ' )
куегыз, мондый рәвештә: «'''Калын язылышы'''»
. Калын шрифт мәкаләнең исеменә һәм иң әһәмиятле терминнарга куела.«''курсив''»
. Курсив авыр укыла, шуңа күрә аны күп куймагыз.[[Австралия]] - кыйтга һәм дәүләт
.[http://URL-адрес Күренгән текст]
. Мәсәлән, [http://www.azatliq.org/ Азатлык радиосы]
. Түләүле ресурсларга сылтамалар бирергә ярамый! Википедиядә реклама тыела!Җиңел эзләү өчен Википедиядә төркемнәр бар. Мәкаләне төркемгә теркәү өчен, мәкалә ахырында буш урын калдырып, [[Төркем:Төркем исеме]] язырга кирәк, мәсәлән [[Төркем:Дәүләтләр]].
Википедия – Халыкара энциклопедия, шуңа күрә Сез язган мәкалә тагын башка йөз телдә була ала. Башка телдәге шул ук мәкаләгә сылтама эшләр өчен мәкаләнең иң ахырында [[телнең коды:мәкалә исеме]] языгыз. Мәсәлән: [[ru:Татарстан]]. Бу сылтама Рус Википедиясенең Татарстан мәкаләсенә алып барыр.
Тел кодларын сез бу биттән карый аласыз.
Материалга сылтама булмаса, сез язган мәкаләдәге мәгълүматны махсус Татар Википедиясендә эзләгәннәре генә түгел, хәттә Google һәм Яндекс эзләү роботлары да аны һич тапмыйча кала ала. Нишләргә?
Темагызга бәйле мәкаләләрнең == Шулай ук карагыз == бүлекләренә, яки аларның текстларындагы бәйле төшенчә-терминнарга [[Мәкаләгез исеме|код]] юлы белән (искечә ысул, кулланмасы) яки Визуаль мөхәррир (en • ru) ярдәмендә сылтамаларны урнаштырыгыз, тематик портал һәм исемлекләргә дә өстәргә онытмагыз.
Төп - 10 | Төп - 100 | Төп - 1 000 | Төп - 10 000 |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.