From Wikipedia, the free encyclopedia
Ямантау — Башкортстанда тау массивы.
Ямантау баш. Ямантау | |
Ил | Россия |
Төбәк | Башкортстан |
Таулар системасы | Көньяк Урал |
Биеклек | 1640 м |
Ямантау Викиҗыентыкта |
Төньяк-көнбатышка сузылган, киңлеге - 3 км, озынлыгы - 5 км. Тау түбәләре — Олы Ямантау (1640 м) һәм Кече Ямантау (1510 м).«Олы Ямантау» Көньяк Уралның иң биек ноктасы. Башкортстанның Белорет районы Көньяк Урал тыюлыгы биләмәсендә урнашкан.
Еллык явым-төшем микъдары 700 - 1100 мм. Кар катламы 80-100 см һәм уртача 180-дән 205 көнгә кадәр ята. Ландшафтның югарыда биллелеге билгеләнә. Гыйнварда уртача температура −14-17 °C, июльда +9-16 °C.
Тау итәгендә Межгорье шәһәре (ябык административ-территориаль берәмек) урнашкан, кайсыбер чыганаклар буенча эре масштаблы серле җир асты төзелеше башкарыла. Кайсыбер чыганаклар буенча, бу ракета очыру шахтасы, башкалары буенча — VIP-бункер. Халыкта «Путин бункеры» дип атала [1][2][3].
Башкортлар еш очракта географик объект исемнәренә гамәли мәгънә салган. "Яман тау" исеме, бәлки, көтү көтәргә мөмкинлек бирмәгән сазлы һәм вакташлы тау бите булганга көндәлек тормышка кереп калгандыр. Шулай ук урындагы ,башкортлар арасында, тау башына менгән вакытта атлар үлә, дигән ышаныч яши. Ниһаять, тау битендә яшәгән күп санлы аюлар булуы мөһим чынбарлык.
П. И. Рычков үзенең «Ырынбур топографиясе»ндә болай дип яза:
Ногай даругасындагы Яман Тау, ягъни әшәке тау, усал тауда һәрвакыт карлар ята...
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.