From Wikipedia, the free encyclopedia
Якутия фетнәсе яки Якутия явы (рус. Якутский мятеж/Якутский поход) — Ватандашлар сугышның соңгы эпизоды. Сугыш хәрәкәтләре 1921 елның сентябреннән 1923 елның июньгә кадәр дәвам иткән.
Россия ватандашлар сугышы | |||
Төп низаг: «Якутия явы» | |||
Дата | |||
---|---|---|---|
Урын |
Якутск өлкәсе, Камчатка өлкәсе, Охот диңгезе | ||
Нәтиҗә |
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе җиңүе (ватандашлар сугышының ахыры, ак фетнәчеләрнең калган өлешләре чит илләргә эвакуацияләнәләр) | ||
Көндәшләр | |||
| |||
Сәргаскәрләр | |||
| |||
Яклар көчләре | |||
| |||
Югалтулар | |||
| |||
Хәзерге Якутиянең көнчыгышында 1921 елның сентябрендә, якынча 200 акгвардияче катнашында баш күтәрү башланган. 1922 елның мартында алар Чурапчада Вакытлыча Якутия хәкүмәтен оештыралар. 23 мартында Михаил Коробейниковның «Якутск халык армиясе» урындагы Кызыл Армия гарнизонын өлешчә бетереп, өлешчә әсирлеккә алып Якутскны басып ала.
Апрельдә фетнәчеләр Владивостокта урнашкан Вакытлыча Амур буендагы Хөкүмәттән ярдәм сорый. 27 апрельдә Советлар Якутия АССРы барлыкка килүе турында игълан итә һәм восстаниене бастыру өчен экспедиция җибәрә. 1922 елның җәендә «аклар»ны Якутсктан куып чыгаралар һәм алар Тын океан яр буена чигенәләр; Охотск һәм Аян шәһәрләрен басып алгач, аклар Владивостоктан яңа ярдәм сорыйлар.
30 августта фетнәчеләргә ярдәм күрсәтү максаты белән Анатолий Пепеляев җитәкчелеге астында Владивостктан 750 ирекле кешедән комплектлаштырылган Тын океан флотилиясе кузгалып китә. Өч көн үткәч Пепеляев отряды Аянга төшә һәм Якутскка таба китә. Октябрь ахырында, Пепеляев Нельканны басып алган вакытта, аңа Владивостокны Кызыллар басып алуы турында хәбәр итәләр.
1922 елның 31 декабрендә Советлар Берлеге барлыкка килгән моментта, Пепеляев контроле астында зур булмаган Аян—Охотск—Нелькан районы Россиянең бердән бер «аклар» контроле астындагы территориясе булган. Февральдә Пепеляев отрядына каршы бәлшәвикләр Иван Строд җитәкчелеге астында отряд җибәрә. 12 февральдә алар Пепеляев отрядын Сасыл-Сасыы астында җиңәләр, ә мартта аны Амгадан куып җибәрәләр.
1923 елның 24 апрельдә Владивостоктан Аянга Степан Востецов җитәкчелеге астында кызылармиячеләр отряды «Ставрополь» һәм «Индигирка» корабларында йөзеп китәләр. Ак Армиянең калган өлешләре башта Охотскта, аннан соң Аян янында (16 июньдә) җиңеләләр. Генерал Пепеляевны, 103 ак офицерны һәм 230 солдатны тотып алалар һәм Владивостокка җибәрәләр.
1925 елда Якутия территориясендә акгвардия бандалары тулысынча юк ителгәннәр.[1]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.