Юныс Әхмәтҗанов
From Wikipedia, the free encyclopedia
From Wikipedia, the free encyclopedia
Юныс Әхмәтҗан улы Әхмәтҗанов — күренекле татар ашчысы, кулинария буенча күп китаплар авторы. «Казан» ресторанында җитештерү мөдире, «Татар ашлары йорты»нда шеф-повар.
Юныс Әхмәтҗанов | |
---|---|
Туган телдә исем | Юныс Әхмәтҗан улы Әхмәтҗанов |
Туган | 28 февраль 1927 ТАССР, Теләче районы |
Үлгән | 13 февраль 1984 (56 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан |
Яшәгән урын | Университет урамы[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ |
Һөнәре | пешекче |
Бүләк һәм премияләре | |
Казан һөнәри сәүдә-кулинария училищесын тәмамлап, хезмәт юлын 1942 елда аш-су остасы булып башлый. 1957 елны мастер-повар дәрәҗәсенә ирешә. 1960 елны Юныс Әхмәтҗанов Ленин ордены белән бүләкләнә. СССРның Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ урысча) куелуга ирешкән кулинар хезмәтләре ил күләмендә югары бәяләнеп, ул алтын медаль белән бүләкләнә.
Юныс Әхмәтҗанов татар милли кулинариясен тирәнтен өйрәнә, татар авыллары буенча рецептлар җыя, үзе күп кенә рецептлар яза. 1958 елны татар халык ашларына караган 220 рецептны эченә алган беренче китабы басылып чыга. Ул Казанда милли ашлар әзерләү буенча махсуслашкан җәмәгать туклануы предприятиесен ачу идеясен тәкъдим иткән иде. Шул рәвешчә «Татар ашлары йорты» барлыкка килгән.
1980 елда Мәскәү Олимпиадасы вакытында узган халыкара чараларда татар халык ашларын тәкъдим иткән.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.