From Wikipedia, the free encyclopedia
Эрлан Бәкеш улы Абдылдаев (1966 елның 21 июле, Алматы, Казакъ ССР) — Совет һәм Кыргыз дипломаты. Кыргызстанның тышкы эшләр министры (2012—2018). Кыргызстанның Алманиядә гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе (2020 елдан).
Эрлан Абдылдаев | |
---|---|
Туган | 21 июль 1966[1][2] (58 яшь) Алматы, Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Кыргызстан |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты |
Һөнәре | сәясәтче, дәүләт хезмәткәре, дипломат |
Ата-ана |
|
1989 елда «Халыкара мөнәсәбәтләр» белгечлеге буенча ССРБ Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлаган. Кытай һәм инглиз телләрен белә[3].
ССРБ Тышкы эшләр министрлыгының Азия социалистик илләре идарәсендә (1989; референт), ССРБ/Россия илчелегендә (1989—1994; атташе, илчелекнең өченче секретаре) эшләгән.
1994—1997 елларда — Кыргызстан Президенты администрациясенең Халыкара бүлеге референты, консультанты-эксперты. 1997 елдан Кыргызстанның Тышкы эшләр министрлыгында эшли: беренче сәяси бүлек директоры урынбасары (1997—1998), министр урынбасары һәм беренче сәяси бүлек директоры, министрның беренче урынбасары (1998—2001).
2001—2005 елларда — Кыргызстанның Кытай Халык Республикасында шулай ук Монголиядә, Сингапур Республикасында һәм Таиланд Патшалыгында (бергәлек буенча) гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе.
2005 елдан — Иҗтимагый сәясәт институты эксперты, 2007—2012 елларда — Сугыш һәм тынычлык мәсьәләләрен яктырту буенча халыкара институтның кыргыз филиалы директоры.
2012 елның 6 сентябреннән — Кыргызстан тышкы эшләр министры. Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илченең дипломатик рангына ия.
Россия чит ил эшләре министрлыгының МДХМИ мактаулы докторы; 2012 елның октябреннән — МДХМИ тәмамлаучылар ассоциациясенең мактаулы әгъзасы[4].
2018 елның 12 октябрендә Абдулдаев үз теләге белән отставкага китә[5].
Әтисе — Бәкәш Абдылдаев (1933—2013), кинорежиссёр.
Өйләнгән, кызы һәм улы бар[6].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.